Газетага язылу

Банк баладан ярдәм сорамый: мошенниклар акча урлауның яңа ысулларын табып тора

Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә балаларны интернет һәм телефон аша эш итүче мошенниклардан саклау турында сөйләгәннәр.

Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Аферистлар балалар һәм үсмерләргә дәүләт оешмалары яки көч структуралары хезмәткәрләре буларак шалтыратып, төрле сәбәпләр белән әти-әнисеннән яшереп кенә аларның банк картасын яки телефонын алырга күндерәләр, онлайн-банкларга ничек керергә икәнен өйрәтәләр. Нәтиҗәдә аферистлар гаиләнең саклык акчасын кулга төшерү мөмкинлеге алалар”, – дип билгеләп үтелгән банкның Татарстан бүлегендә.

Балага шуны аңлату мөһим: Россия Банкы, полиция, прокуратура яки башка ведомстволар балаларны, әти-әниләреннән яшереп, теге яки бу мәсьәләне хәл кылуга җәлеп итми. Балага, куркыту-янау белән бәйле сөйләшүләрне кичекмәстән өзеп, бу хакта кичекмәстән  әти-әнисенә сөйләп бирергә кирәк, дип билгеләп үтелгән банкта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре