Федераль салым хезмәте (ФНС) 2023 елда банкка салынган акчалар буенча исәпләнгән процентларга салым түләү зарурилыгы турында хатлар җибәрә башлаган. Аны быел 1 декабрьгә кадәр түләп куярга кирәк, дип яза “РБК”.
ФНС хатында салым түләүче акча салган банклар атап үтелгән. Шунда ук процентларның күпме өлешенә салым салынуы, шулай ук гомуми салым күләме күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 1 гыйнварыннан зур депозитлар буенча процентлардан НДФЛ түләтү турында закон үз көченә кергән. Анда банкага акча салучының процентлардан алынган кереме Үзәк Банкның бер елдагы максималь ставкасын 1 миллион сумга тапкырлаудан килеп чыккан суммадан артып киткән очракта, депозит буенча исәпләнгән процентларның 13 процентына салым түләү таләп ителә. Бу башлангыч пандемия чорында бюджет өчен кризиска каршы чара буларак кабул ителгән. Әмма бераз соңарып – 2023 елда алынган керемнәрдән генә салым түләтә башлыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез