Банклар1 сентябрьдән өлкән буынны мошенниклардан саклап калу чараларын кертәчәк

Агымдагы елның 1 сентябреннән барлык Россия банклары үз клиентларына алар тарафыннан башкарылучы акча күчерүләрне хуплау өчен ышанычлы зат билгеләү мөмкинлеген бирергә тиеш булачак.

Бу хакта Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаев белдерде, дип хәбәр итә «Правительство РФ. Кротко» Telegram-каналы.

Шадаев сүзләренчә, бу чара өлкән буын вәкилләре өчен аеруча мөһим. Алар ышанычлы затлары итеп, мәсәлән, үз балаларын билгели алачак. Инициатива финанс операцияләренең куркынычсызлыгын арттыруга һәм гражданнарны мошенник гамәлләреннән яклауга юнәлтелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре