Газетага язылу

Банкротлык чигендә: халык фатирларын базар бәясеннән сатып, ипотека каплый башлаган

Россия финанс кризисы дигән мөшкел хәлгә таба авыша. Кризисның төп сәбәбе мәгълүм: банк процентлары. Россиядә алар гадәттән тыш югары. Процентлы кредит алдыңмы, аны түләү өчен җитештерүне бик нык үстерергә кирәк яисә җитештергән товарыңның бәясен күтәрү таләп ителә.

Банкротлык чигендә: халык фатирларын базар бәясеннән сатып, ипотека каплый башлаган
Фото: ясалма фәһем

Физик зат икәнсең, кредитыңны түләү өчен хезмәт хакының үсүе зарур.

 

Әле генә саналган нәрсәләр бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Бизнес җитештерү үскәндә һәм бәя күтәрелгәндә генә хезмәт хакларын арттыра ала. Хезмәт хаклары артканда гына җитештерүне арттыру һәм бәяне күтәрү мөмкин. Беренче карашка идеаль вазгыять шикелле: кредит аласың да җитештерүне арттырып каплыйсың, товарга бәя дә өстисең әле, хезмәткәрләреңә хезмәт хакын да мул түлисең. Хезмәт хакы арткач, бизнеска ялланып эшләүчеләр шулай ук кредитны курыкмый ала һәм товар куллануны арттыра. Ихтыяҗ үскәч, бизнес җитештерүне арттыра, моның өчен өстәмә кредитлар ала.

 

Процентлы капитал икътисады шулай үсә дә инде. Үсешнең бу моделенә карасаң, мәңгелек двигатель бар шикелле тоела башлый. Әмма андый хәрәкәт була алмый. Бәяләрне син генә арттырсаң, алга таба бара алыр идең, әмма сиңа чимал сатучылар да, комплектлый торган детальләр белән тәэмин итүчеләр дә үз товарларына бәя күтәрә. Энергия чыганаклары да кыйммәтләнә. Логистика – товар ташу тармагы да үз проблемаларын бәя үстереп хәл итәргә омтыла. Шуннан үзәк газета аналитиклары яза инде: «Российский бизнес входит в период высоких издержек». Җитештерү чыгымнары арткач, товарыңа бәя күтәрү сиңа булышмый, табышны үзкыйммәт йота һәм син кредитларны түли алмый башлыйсың. Үзкыйммәтне киметү өчен, хезмәт хакларын кысасың. Бер син генә түгел, барлык җитештерүчеләр дә шулай эшли. Нәтиҗәдә ихтыяҗ дигән нәрсә кими. Кире хәрәкәт башлана. Схема катлаулырак, билгеле. Аны гадиләштереп китердем.

 

Бу механизмда тагын бер субъект бар әле. Ул – банкирлар катлавы. Банкирлар нишли? Кредитка ихтыяҗ арткач, алар кредит ставкасын күтәрә. Бу хорга Үзәк банк та килеп кушыла. Төп ставка дигән нәрсәне күтәрә. Бизнес түләп булмаслык бурычлар авырлыгыннан зарлана башлый. Түләүне туктата, банкротлык игълан итә. Менә шул урында вазгыятькә хөкүмәт дигән абзый килеп кушыла. Аерым тармакларны саклап калу өчен (чөнки алар җимерелсә, бар икътисад җимереләчәк) өстенлекле кредит дигән нәрсә уйлап таба. Банк ставкасына караганда күпкә түбәнрәк ставка уйлап чыгара һәм банклардан аерым затларга шул ставка белән кредит бирүне таләп итә. Югары ставка белән түбән ставка арасындагы аерманы каплый, ягъни субсидияли. Субсидия өчен акчаны хөкүмәт агай каян ала? Шул ук бизнестан. Салымнарны күтәрә. Үзкыйммәттә салым өлеше үсә башлагач, бизнес тагын зар елый. Бәяне ул инде күтәрә алмый, чөнки ихтыяҗ юк. Ә салымны бугаздан тотып таләп итәләр. Салымны түләсәң, кредит түләргә акча калмый. Җитештерүне туктатырга туры килә. Бөлгенлек чылбыр реакциясе тәртибендә үсә. Бүген иртән интернетны ачуга, «Обувные сети Ralf Ringer и Zenden на грани закрытия из-за претензий ФНС» дигән язма күзгә килеп төртелде. Zenden дигәненә салым җыючылар 29 миллиард сумлык дәгъва белдерә…

 

Россия икътисадында бүген вазгыять шундый: бәяләр үсә, җитештерү кими, вакансияләр дә... Соңгысы эшсезлек арту белән яный. Буш сүзле булып калмас өчен, автор рәсми үзәк матбугаттан язма исемнәрен китерә. «Производство в России падает быстрее, чем сокращается инфляция», «Финансовый стержень экономики дал трещину. Почему банки оказались на пороге кризиса»... Соңгы язма исеме астында мондый юллар бар: «Прибыль падает, кредиты дорогие, а требования регулятора растут. Эксперты предупреждают: замедление в банковском секторе ударит по всей экономике и скажется на кармане каждого».

 

Язма 5 февральдә эленгән. Нетаньяху белән Трамп Иранга һөҗүм иткәнче. Хәзер хәл аз гына үзгәрде: нефтькә бәяләр үсеп, Россия өчен уңай форсат туды. Ләкин кара алтын бәясе безне кризистан коткармаячак, бераз артка чигерер бәлки, әмма упкынга таба юлны бикли алмаячак. Чөнки икътисадның без югарыда артык гадиләштереп шәрехләгән моделе калачак. Ул модель кешеләрнең комсызлыгына, ач күзлелегенә, бер-берсен узарга тырышуга корылган. Юлга чыгып, кайсы гына кыйммәтле иномаркага карамагыз, аның хуҗасы кредитлар өстендә утырып йөри. Яңа тораклар белән дә нигездә шундый ук хәл. Кешеләр алдында дилемма шулай куелган: я син Аллаһка табынасың да процентлы кредиттан баш тартасың, бу – синең гыйбадәтең. Хәрамнән тыелу – өстен гыйбадәтләрдән. Я иблискә баш иеп, кредит алырга банкка барасың. Без күрәбез: мөселманнарның да бик зур катлавы процентлы бурычка баткан. Намаз укый, мәчеткә йөри, үзен тәкъва итеп күрсәтә, әмма процент түли. Мөселманга процентсыз бурычка акча алу рөхсәт ителә ителүен, ләкин бик мохтаҗ булганда гына. Байлык туплау өчен, кешеләрне узу өчен әҗәткә керү акылсызлык булып санала. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәллам) бу хакта: «Бурыч – төнлә кайгы, ә көндез – хурлык», – ди.

 

Процентлы кредитлар тирәсендә исә хәлләр көннән-көн катлаулана. Бурычын түли алмаучылар саны зур темплар белән үсә. Бурычыңны түли алмыйсың икән, банкирлар малыңны тартып ала: фатирыңны сата, машинаңны аукционга куя. Кешеләр үзләре дә банкротлык чигенә килеп терәлә башлагач, фатирларын базар бәясеннән сатып, банк алдындагы кредитларын каплый башлаган. 2025 елның соңгы кварталында андыйлар саны 2024 ел ахыры белән чагыштырганда ике тапкыр үскән. Процентлы ипотека түли һәм фатирсыз да кала. Ипотека алучылар саны да февраль аенда гыйнвар белән чагыштырганда 40 процентка кимегән. Хәзерге ставкалар белән ипотека рәсмиләштерү мөмкин дә түгел. Хезмәт хакың кредитның айлык түләвеннән берничә тапкыр ким булса, кая барасың?

 

Гомумән, Россия халкы акча тотуның саклау моделенә күчә башлаган, кешеләр акчаларын кара көнгә сакларга тели. Әмма икътисадның мондыйрак бер законы да бар: никадәр күбрәк кеше акчасын кара көнгә дип җыйса, кара көн шулкадәр тизрәк килеп җитә.      

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.                     

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре