Башкалада «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы үтәлеше буенча «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы узды. Анда Татарстан Рәисе, партиянең Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя.
– Безгә ышаныч белдерүләрен күрәбез һәм бу иң беренче чиратта безнең халык алдындагы җаваплылык турында сөйли. Парламентта күпчелекне тәшкил итә торган партия буларак, «Бердәм Россия» илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Яхшылары өчен дә, начарлары өчен дә. Проблемалар һәм тәнкыйтьтән качмый. Ул халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя. Форум очраклы рәвештә генә «Нәтиҗә бар!» дип аталмый. Безнең сөйләрлек сүз бар», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикабызны һәм тулаем илебезне үстерүгә юнәлдерелгән үзгәртеп корулар курсын дәвам иттерү мөһим. «Партия халыкның тәкъдимнәре өчен ачык һәм алар нигезендә актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән чын-чынлап Халык программасы төзелә», – диде ул.
Татарстан Рәисе киләсе сайлау турында да тагын бер кат искәртте.
– Россия Дәүләт Думасына сайлау илнең һәм республиканың алга таба үсешен билгеләячәк мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга булачак. Татарстан парламентта гадәттәгечә зур вәкиллеккә ия, һәм аны саклап калу алга таба да актуаль мәсьәләләр буенча безнең позицияләрне якларга, федераль проектларны һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлеген бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлегә исә программага әйләнеп кайтыйк. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, ул халыктан килеп ирешкән проблемаларны хәл итүнең үтемле чарасы булып тора.
– Халык программасы 2021 елда Россия Дәүләт Думасының узган сайлау кампаниясе кысасында төзелде. Ул халыктан килгән 2,5 миллионнан артык тәкъдимне, шул исәптән республикада яшәүчеләрдән дә 6 мең тәкъдимне үз эченә алды. Әлеге эш үзенең нәтиҗәлелеген дә раслады. Биш ел эчендә ул халыктан килгән тәгаен проблемаларны хәл итүнең һәм сайлаучылар белән сәяси эшнең исбатланган механизмына әверелде. Ул даими рәвештә тулылана һәм яңартыла. Узган чорда аңа 70 тән артык өстәмә тәкъдим һәм яңа бүлекләр кертелде. Халык программасының үтәлеше 95 процент тәшкил итә. Калган вакыт эчендә аны тулысынча үтәп бетерергә ниятлибез, – диде парламент җитәкчесе.
Тимерне кызуында сугып, алдагы биш елга фикер-тәкъдимнәр дә туплый башладылар. Форумның пленар утырышына кадәр «Авылны үстерү», «Яшьләр һәм балалар: киләчәк стратегиясе», «360 градуска иминлек: һәрьяклап караш» һәм «Икътисадый үсеш драйверлары» дип аталган тематик мәйданнар эшләде. Сөйләшү нәтиҗәләрен пленар утырышта тәкъдим иттеләр.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә вазгыятьне тотрыкландыру өчен иткә, сөткә бәя билгеләгәндә дәүләт тә катнашырга тиеш. «Бу елның аеруча авыр булуын исәпкә алып, дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләрен алдан фаразлауны тәэмин итәргә тәкъдим итәбез. Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя формалаштырганда катнашырга тиеш», – диде ул.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова әйтүенчә, бүген туучылар саны кимү борчый. Бәби алып кайтырга кызыксындыру чарасы буларак ана капиталы бар анысы. «Әмма дәүләт ярдәмен беренче балага бирү икенчесен алып кайтуны кичектерә», – диде Светлана Захарова. Ул күпбалалы гаиләләрнең ялга киткән чыгымнарын федераль дәрәҗәдә компенсация рәвешендә каплау мөмкинлеге турында әйтте.
Тагын бер тәкъдим өлкәннәргә кагыла. «Татарстанда актив озак яшәүгә зур игътибар бирелә. Әмма пенсионерлар арасында безнең аерым игътибарга мохтаҗ булучылар да бар. Бу мәсьәләдә республикада өлкән яшьтәгеләрне гаиләләргә алу институты эшли. Әлеге тәкъдим федераль дәрәҗәдә чагылыш тапсын иде. Батырчылык итеп шуны да тәкъдим итәм: өлкәннәр өчен балалар бакчаларына охшаш урыннар ачарга мөмкин. Бу даими тәрбия таләп иткән өлкәннәрнең якыннарына, эшләргә мәҗбүр булу сәбәпле, алардан аерылмаска ярдәм итәчәк», – диде Светлана Захарова.
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров үсмерләр өчен борчылу белдерде.
– Соңгы биш елда без яшьләр сәясәте юнәлешендә шактый нәтиҗәләргә ирештек. Ирешкән уңышлар белән беррәттән, алдагы биш елда бергәләп эшләүне таләп иткән «авырткан җир»ләр дә бар. Безне үсмерләр һәм яшьләргә социаль челтәрләрнең, Көнбатышта уйлап табылган төрле уеннарның йогынтысы борчый. Беренче карашка куркынычсыз булып тоелсалар да, алар начар тәэсир итәргә мөмкин. Бу – бик җитди проблема һәм әлеге юнәлештә федераль дәрәҗәдә эшләргә кирәк, – диде министр.
Тәкъдим дә яңгырады: балалар һәм үсмерләргә интернетта утыру вакытын чикләргә мөмкиннәр. «Балигъ булмаганнарга төнлә интернетта утыруны закон нигезендә чикләргә кирәк дип саныйбыз. Шул ук вакытта, балалар һәм үсмерләр өчен үзебезнең илдә уйлап табылган видеоуеннар булырга тиеш. Аларны җитештерүне җайга салу һәм әлеге өлкәдә тәртип урнаштыру мөһим», – диде Азат Кадыйров. Сүз уңаеннан, Россиядә җитештереләчәк видеоуеннар турындагы тәкъдимне Иннополиста өйрәнә башлаганнар инде.
Утырыш узган Татарстан Милли китапханәсе каршыннан республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы, монысы 36 нчы колонна гуманитар йөк тә кузгалды. Юлга чыгар алдыннан йөк машиналарын Рөстәм Миңнеханов та карады. Ул гуманитар йөк җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Бу юлы 17 йөк машинасына 250 тонна гуманитар ярдәм сыйган. Республикадан төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга шефлык ярдәме һәм башка әйберләр китте. 2022 елның февраленнән бирле «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан гуманитар ярдәм буларак барлыгы 262 йөк машинасы җибәрелгән. Бу – 4042 тоннадан артык җыелган гуманитар ярдәм.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез