Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта IV тармак Kazan Cryptoforum–2024 форумы ачылды.
“Татарстанда IT-тармакны үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла. Шунысы да мөһим: цифрлы технологияләрне үстерү өчен кирәкле инфраструктура зур шәһәрләрдә генә түгел, ә муниципаль районнарда да барлыкка килә”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов ачылыш тантанасында.
Аның сүзләренә караганда, бүген республикада 41 меңгә якын IT-белгеч бар. “Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 3 меңгә якын компания эшли”, – диде Роман Шәйхетдинов.
Форумда катнашучыларны виедоэлемтә аша сәламләгәндә, Россия финанс министры урынбасары Иван Чебесков криптоиндустрияне икътисад үсешенең двигателе дип атады.
Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Александр Шойтов та видеоэлемтә аша чыгыш ясады. “Илдә блокчейн, финанслар белән идарә итү, майнинг эшчәнлеге кебек яңа технологияләргә зур әһәмият бирелә”, – диде ул.
Форум 30-31 май көннәрендә эшләяәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез