Газетага язылу

Башкалада «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» линиягә чыкты

1 гыйнвардан Казанда 7нче номерлы «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» трамвай маршруты линиягә чыга. Бу хакта Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел трамвае көн саен 6 гыйнварга кадәр 16-17 сәгатьләрдә йөриячәк. Пассажирларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, истәлеккә фотога төшү һәм караоке-батл көтә, диелә хәбәрдә.

Яңа ел стилендә бизәлгән трамвай вагоны 7нче маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак.

«Тылсымлы трамвай»ның маршруты:

- «Тимер юл вокзалы»;

- «Серов урамы»;

- «Фатих Әмирхан проспекты»;

- «Ветеринария академиясе»;

- «Академик Арбузов урамы»;

- «Академик Сахаров урамы»;

- «Җиңү проспекты»;

- «Кояшлы шәһәр» торак массивы»;

- «Глазунов урамы» (кире кайту юлының башы).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре