Газетага язылу

«ВТ» журналисты «ат җене кагылганнар»дан ел хуҗаларының холыклары турында сорашты

Кытай календаре буенча 2026 ел символы – Утлы Кызыл Ат. Ул көч, үҗәтлек, энергия һәм бәйсезлекне символлаштыра. Шуңа күрә ат җене кагылган, аларны озак еллар тәрбияләүче кешеләр аша ел хуҗаларының холыкларын белешергә тырыштык.

«ВТ» журналисты «ат җене кагылганнар»дан ел хуҗаларының холыклары турында сорашты
шәхси архивтан

Рушан Мифтахов. Апас, Йомралы авылы

Атларны ничә ел тотасыз?

Безнең очракта атлар үрчетү ерак бабаларыбызга барып тоташа. Әти беренче атын 1991 елда алды. Шуннан соң аларны үрчетә-үрчетә, башка токымлы атлар да сатып алып, мал санын ишәйттек. Алар арасында Совет, Рус токымлы йөк атлары, Америка ала-коласы, Буденов токымы һәм башка нәселле атлар да бар.

Ничә атыгыз бар?

Төгәл санын әйтмим, чөнки күз тигерүдән куркам. Якынча 40–50 тирәсе. 

Ат тотуның нинди файдасын күрәсез?

Мин атларны ниндидер файда күрер, баер өчен тотмыйм. Башкалар да шулайдыр дип уйлыйм. Ат асрап баеган кешене күргәнем юк әле минем. Аны чын күңелдән яратырга кирәк. Бу – нәселдән нәселгә килә торган, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт. Аннан соң шундый кызыклы факт: әтием Данис та 1942 елда – Ат елында туган. Үзем дә 1978 елгы, Ат елында туганмын. Мондый кешеләр тырыш, чыдам, күндәм, гаилә җанлы һәм тугрылыклы була.

Атларга нинди сыйфатлар хас? 

Ат тәнгә дә, җанга да сихәт бирә торган җан иясе. Ул – бик сизгер хайван, кәефең булмаганда, аларны сыйпасаң, җаныңа дәва табасың. Мин аларның холкын чын ир затлары белән чагыштырам. Юкка гына ир-ат димәгәннәр инде. Аңа нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең, ул сиңа шулай ук җавап бирә. Ул яклый да, саклый да, тәрбияли дә, ашата-эчертә дә. Кайвакыт атларны тере килеш сатып җибәрергә туры килә. Аларны машинага төягәндә күзләреннән яшь тама. Чөнки ул – бик тугрылыклы хайван. Сугыш елларында үзләренең хуҗаларын яклап сугышулары да билгеле. Бәрелешләрдә югалышып, сугыштан соң туган якларына хуҗаларын эзләп кайту очраклары турында да укырга туры килде. Аннан соң картлардан, атларның хуҗасына саулык теләп, сәҗдә кылуын ишеткәнем бар. Ат булган җиргә шайтан килмәс, дигәне дә бар. Алар малкайның кешнәвеннән куркып качалар икән.      

Атларга бәйле җылы хатирәгез бармы?

Миңа өченче сыйныфтан соң җәйге каникулда сыйныфташым Рафис белән ат көтүе көтәргә туры килде. Ул вакытта колхозның җигелми торган 65 аты бар иде. Без аларны көн саен иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр өч ай дәвамында көттек. Икебезгә дә нәкъ менә шул вакытта ат җене кагылды. Мәктәптә укулар башлангач та көн саен атлар янына барып кайта идем. Шуннан соң әтигә дә тынгылык бетте, гел бахбай сорап интектерә башладым. Чыдамлыгы озакка бармады: 3 яшьлек ат сатып алды. Буян кушаматлы атыбыз берничә көннән тай китерде. Атыбыз да, колыныбыз да булу мине бик бәхетле итте. Шуннан соң Буян безгә 21 ел дәвамында ел саен колын китерде. Бияләрен калдырып, тайларын сатып бардык. Беренче атыбыз менә шундый бик бәрәкәтле, миһербанлы хайван булып чыкты.  

Айрат Кадыйров. Кама Тамагы, Олы Мәрәтхуҗа авылы 

Атларны ничә ел тотасыз?

Мин 35 ел ат тотам. Авылда үскәч, атларга кечкенәдән үк гашыйк идем. Бигрәк тә колыннарын яраттым. Әтием дә ат көтүе көтә иде. Мин – иҗат кешесе, шуңа күңелем дә нечкә, рухым да табигатькә якын. Балачактан ук: «Үскәч, үз атым булачак», – дип хыялланып үстем һәм бу хыялымны тормышка ашырдым.

Ничә атыгыз бар?

Моннан 3–4 ел элек хуҗалыкта 7–8 ат асрадык. Тик гаилә хәлләре буенча, соңгы елларда аларның баш саннарын киметеп, бергә генә калдырырга туры килде. Шуңа күрә хәзергесе – иң яраткан атым. Аңа 16 яшь. Ат 24–25 яшькә кадәр яши.

Ат тотуның нинди файдасын күрәсез? 

Яшермим, ат асрау кыйммәткә төшә. Шуңа күрә күпләр безгә: «Бу ат нигә кирәк сезгә?» – ди. Андыйларга мин: «Бу ат белән гаиләбез ял итә», – дип җавап бирәм. Җәен ат җигеп урманга җиләккә, каен себеркесенә йөрибез. Хатын белән мин генә түгел, Казанда табиб булып эшләүче улым да бик арып киткәндә ат янына ял итәргә кайта. Ул кайтуга, атны җигеп, арбасына печән түшәп көтеп торам. Ул урманнарны, болыннарны шулай акрын гына урап кайта да: «Әти, менә кайда ул чын ял!» – ди. Якташым, авылдашым Туфан абый Миңнуллин да атларны бик ярата, хөрмәт итә иде. Бер вакыт Нәҗибә апага Азнакайда юртак бүләк иткәннәр. Туфан абый аны паром белән чыгып, җигеп алып кайткан. «Табигать биргән атта табигый агачтан ясалган арбага печән җәеп утырып кайту иң зур бәхет булды», – дип әйткәне истә. Мин дә – табигать баласы. Шуңа күрә мин атны йөрәк кушуы, җаным, күңелем өчен тотам. Миңа аның казылыгы да, ите дә кирәкми.

Атларга нинди сыйфатлар хас?    

Ат бик сизгер. Иртән абзар ишеген ачып керүгә үк: «Менә минем хуҗам», – дигән төсле кешнәп җибәрә. Аксакаллар әйтүенчә, ат тәмәке тартучыны да, хәмер кулланучыны да яратмый. Аннан соң атыбыз гаиләбездән башка беркемгә дә буйсынмый, бик тугры. Җилле көндә аның яллары очып барган шикелле тоела. Ягъни мин моны яшәүгә өмет бирү буларак кабул итәм. Ат елын да шундый кәеф белән каршылыйм. 

Атларга бәйле җылы хатирәгез бармы?

Бервакыт атымның колынлар вакыты җитте. Бу вакыйганы бик түземсезләнеп, бар гаиләбез белән көттек. Арткы якта люцерна бакчасы бар. Атым шунда тора иде. Беркөн чыксам, малкай бәрәңге бакчасы буразнасы уртасына кереп баскан да таш кебек басып тик тора. Эндәшү, чакыруга да җавап бирми – урыныннан һич кузгатып булмый, кешнәп тик тора. Мине күрүгә каршыма килә торган ат бит бу. Шуннан соң куркып, үзем аның янына бардым. Барып карасам, буразна арасында колыным тора алмыйча ята. Атым колынлаган икән бит! Үзенчә мине шулай баласы янына чакыруы булган инде аның. 

Рамил Хәмәдиев. Актаныш, Әтәс авылы

Атларны ничә ел тотасыз?

Атларны мин яшь чактан, якынча 40 еллар тирәсе тотам.

Ничә атыгыз бар?

Әлеге вакытта алты атыбыз бар. 

Ат тотуның нинди файдасын күрәсез? 

Баштагы елларда мин башлыча чабыш атлары тоттым. Хәзер яшем дә бар, гәүдәм дә җиңел түгел, шуңа күрә арба җигеп чабар өчен юртаклар тәрбияли башладым. Минем атлар Сабан туйларында катнаша. Үзем дә барам, башкаларга да биреп торам. Зур чараларда үзем катнашам. Еш кына алдынгы урыннарны алабыз. Атларны бик яратам мин, күңелемә бик якыннар. Шуңа күрә чабыш атлары гына түгел, хуҗалыкта эш атлары да булды.

Атларга нинди сыйфатлар хас?

Холыклары гел бер төрле генә түгел аларның. Кешеләрнеке шикелле тыныч көннәре дә, холыксызланып, тынгысызланып алган чаклары да була. Мин үзем аларны тугры булганлыклары өчен яратам. Авырып торсам яки кәеф булмаганда, яннарына килеп басуга ук кәефне шунда ук тоемлап алалар. Кешеләрдән акыллырак алар.     

Атларга бәйле җылы хатирәгез бармы?

Чабыш атларымда ел саен күрше авылдан Рәзилә исемле кыз чаба торган иде. Яз җитүгә: «Рамил абый, атларыңда мин дә чабыйм әле», – дип килеп җитә торган иде. Соңгы елда бер генә Сабан туенда катнаша алды, шул елны яман чир белән авырый башлады ул. Кызганыч, терелә алмады. Ул кыз гел минем Европа кушаматлы атымны ярата, шунда чаба иде. Рәзиләнең вафатыннан соң нәкъ бер ел узгач, шул атым да авырып китте. Шулай ук бер генә Сабан туенда катнаша алды. Атымның анализларын да биреп караган идем, кызганыч, савыга алмыйча үлде. Шулар икесе дә йөрәккә авыр булып, күңелемне тырнап тора. Сабан туе җитсә, бигрәкләр дә нык сагынам үзләрен. 

Атлар турында биш кызыклы факт

1. Атлар бер-берсеннән бәйсез рәвештә колакларын хәрәкәтләндерә һәм аларны 180 градуска әйләндерә алалар. Чөнки аларның колакларында 10 төрле мускул бар (кешедә нибары 3).

2. Атлар авыз белән сулый алмый.

3. Тарихта рәсми рәвештә теркәлгән иң өлкән атка 62 яшь булган. Бу 1760–1822 елларда Англиядә яшәгән Иске Билли исемле ат. Билли авыр йөк ташый торган булган һәм баржаларны каналлар буйлап өскә-аска ташыган.

4. Ат көтүендә һәрвакыт сакчы бар. Башкалар ял иткәндә, ашаганда яки йоклаганда, бер ат төрле куркынычларны даими күзәтеп тора.

5. Атлар сәламәтлегенә зыян китермичә 3 сәгатьтән артык ач тора алмый. Атның ашказаны дөрес эшләсен өчен, анда һәрвакыт ризык булырга тиеш. Хайваннар 1–2 сәгать ач торганнан соң уңайсызлык кичерә башлый. Озак вакыт ашамыйча торган атларда һәрвакыт диярлек ашказаны җәрәхәтләре барлыкка килә, чөнки җыелган ашказаны кислотасы әлеге органның лайласын ашый башлый.

 

Белешмә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елның 1 гыйнварында Татарстанда 30 меңнән артык ат булган. Шуның 8,9 меңе – авыл хуҗалыгы оешмаларында, 13 меңе – шәхси кулларда, 8,8 меңе – фермерлык хуҗалыкларында. Татарстан Рәисе кушуы буенча атчылык тармагын үстерү программасы әзерләнә. 2030 елга республикада ат саны 50 мең башка җитәргә тиеш

Республикада ат үрчетү белән 86 хуҗалык шөгыльләнә.

Татарстанда 9 ат мәктәбе һәм 14 ат клубы бар, 1000 гә якын спорт аты бар.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре