«Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләштек.
– Ике көннең берендә мошенниклар алдау, алдану турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Кешене төп башына утыртып акча эшләргә маташу, кырын юл белән баерга омтылу күпләрнең яшәү рәвешенә әверелеп бара сыман. Мондый күренешләр пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән чорда да булганмы?
– Кызганыч, мондый күренешләр элек тә булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Алдакчы булу мөселманга хас сыйфат түгел», – дигән. Шулай бервакыт пәйгамбәребез базарда сату итүче бер сәүдәгәр янына килгән. Нидәндер шикләнеп, кулын бодай тулы капчыкка тыгып караган да аның өсте генә коры, асты юеш икәнлегенә инанган. Ягъни капчыкның авырлыгын арттырып күрсәтү өчен, сәүдәгәр махсус чи бодай саткан. Шуннан пәйгамбәребез үзенең сәхабәләренә: «Кем алдалый, шул бездән булмас», – дип әйтеп калдырган.
– Соңгы арада мошенниклар тарафыннан алдану очраклары бик нык артты. Бу нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?
– Хәзер күпләрнең тиз һәм җиңел юл белән байыйсы килә. Әмма шул ук вакытта адәм баласы моның канунга каршы килгән, дөрес юл, дөрес гамәл түгел икәнлеген дә аңлый. Шул рәвешле алдалап акча эшләү юлына баскан кеше күңел тынычлыгын да югалта. Ул һәр нәрсәдән, һәр ишек шакудан, шалтыратудан курка башлый. Даими рәвештә мондый халәттә яшәү аркасында, кеше тормышның, тапкан малының тәмен белми башлый. Кеше алдау, икенче төрле әйткәндә, мошенниклык диндә монафыйклык дип йөртелә. Хәрам юл белән акча эшләүче шушы кешенең күңелен пәрдә каплый, ул чынбарлыктан аерыла, яхшылыкны аңламый башлый. Ялган аша кәсеп кылу йөрәкне шулкадәр томалый: киләчәктә ул үзенә дөрес юлны тапмаска, кешенең нәсыйхәтенә колак салмаска мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Хәрам белән үскән тән кисәге хәрамгә, әшәкелеккә тартачак һәм җәһәннәм аша узачак», – дигән. Шуңа күрә ялганлап акча эшләргә теләгән кеше балалары турында да уйларга тиеш. Картлык көндә ул әнә шул баласы кулына калачак. Яманлык, алдашуны күреп үскән баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?
– Игътибар иткәнсездер: бәйрәм алдыннан кибетләрдә азык-төлек хаклары кисәк кенә өскә үрмәләде. Кайбер товарга бәя ике-өч тапкыр артты. Кибетләр моңа кадәр дә бер үк товарны бүген бер, иртәгә икенче бәядән сата иде инде. Моны да кеше алдап, акча эшләргә маташу дип бәяләп буламы?
– Арттырып сатуның үзенең кагыйдәләре бар. Бу очракта монополизм, ягъни үз дәрәҗәң белән сәүдә мәйданыннан башкаларны кысып чыгарып, үзеңнең товарыңны гына кертеп, арттырып сату хәрам дип санала. Әгәр ул ирекле базар һәм анда син дә, күршең дә үз товарын кертә икән, син үз товарыңа, үз хезмәтеңә бәяне үзең куясың. Бу гөнаһ саналмый. Әмма монда бер шарт бар: товарның бәясе сатучылар белән үзара алдан килешеп арттырылмаган булырга тиеш.
– Соңгы арада авыр хәлдә калган кешене, эшкә урнаштырам, торак табарга ярдәм итәм, дип алдап, аны коллыкта тоту, бушка эшләтү очраклары да еш күзәтелә башлады...
– Бу очракта кеше башка кеше гомерен үзләштерә булып чыга. Аны бит кире кайтарып булмый. Ислам дине буенча тыелган күренеш бу. Ул зур гөнаһ санала. Кеше гомеренә беркем дә тияргә тиеш түгел.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез