Газетага язылу

Кулланучылар хокукларын яклау: чыгу юлын бергә эзлибез

Әйбер сатып алганда ничек алданмаска? Акча түләгәнче нәрсәне белеп торырга кирәк? Алдансаң, нәрсә эшләргә? Татарстан алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт ӘХМӘТХАНОВ әнә шул сорауларга җавап бирде.

Кулланучылар хокукларын яклау: чыгу юлын бергә эзлибез
Татар информ

– Җәүдәт Йосыпович, сез кулланучыларга ничек ярдәм итәсез?

– Соңгы айларда безнең инспекциягә республика халкыннан 2,5 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Моннан тыш, 14 мең сорауга киңәш һәм җавап бирдек. Халыкны барыннан да бигрәк нәрсә борчыймы? Кулланучылар еш кына товарлар һәм сатучылар турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирү (мөрәҗәгатьләрнең 32 проценты), товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатының түбән булуы (30 процент), сыйфатсыз товарларны алмаштырудан баш тарту (22 процент) очракларыннан зарлана. Элек кулланучылар куллану вакыты чыккан ризыклардан ешрак зарлана иде. Хәзер мөрәҗәгатьләр күбрәк интернетта сатып алуларга бәйле.

– Башкалардан аерылып торган очраклар да буладыр инде.

– Бервакыт безгә пудель токымлы эт хуҗасы мөрәҗәгать итте, ул төсе туры килмәгәч, аны тотып йөри торган бауны кире кайтарырга теләгән. Безнең белгеч сатып алучыга бу очракта, кибетне товарны кире алырга мәҗбүр итеп булмый, дип аңлатты. Бик үк гадәти булмаса да, әлеге очрак нәрсәнедер сатып алганчы товарны кире кайтару кагыйдәләрен игътибар белән укуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

– Кулланучыларга үз хокукларын ничек якларга?

– Сатып алу уңышлы булсын өчен гади генә киңәшләр әзерләдек. Иң элек этикеткалар һәм яраклылык вакытына игътибар итегез. Чекларны һәм түләү турындагы документларны саклагыз. Онлайн рәвештә сатып алыр алдыннан сатучылар турындагы фикерләрне уку да комачау итмәс. Язма килешүләр турында да онытмагыз. Кире кайтару шартларын өйрәнегез.

Түбәндәгеләрне белү мәҗбүри: сатучы турындагы барлык мәгълүматны тикшерегез, онлайн рәвештә сатып алганда сатучының мәгълүматларын таләп итегез, товарларны саклау шартларына игътибар итегез, аңлаешлы маркировкалы товарлар сайлагыз, әлбәттә инде, продукциянең составын өйрәнегез. Без һәрвакыт катлаулы хәлләрне ачыкларга һәм хокукларыгызны якларга ярдәм итәргә әзер!

– Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәсе?

– Хокукларыгыз бозылган икән, безгә телефон аша шалтырата аласыз. Электрон почтага хат язарга, мөрәҗәгатьне сайтта калдырырга (www.gosalcogol.tatar.ru) мөмкин. Приемга да килә аласыз.

– Кулланучыларның хокукларын яклау өчен нинди эшләр башкарыла?

– Кулланучыларның белем бирү программалары аша мәгълүмат җиткерәбез. Товарлар сыйфатына бәйсез экспертизалар үткәрәбез. Бизнес белән шөгыльләнүче халыкка консультация үткәрәбез. Кулланучылар хокукларын яклау буенча укучылар арасында олимпиадалар уздырабыз. Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырткан журналистлар арасында бәйге уза.

– Сезнең хезмәттә барысы да үтә күренмәле булсын өчен ниләр эшләнә? Коррупциягә каршы нинди чаралар күрәсез.

– Безнең эштә иң мөһиме – максималь үтә күренмәлелек һәм бизнес турында кайгырту. Без «бизнес үсешенә комачауламау» кагыйдәсе буенча эш итеп, тикшерүчеләр һәм эшмәкәрләр арасындагы артык элемтәне мөмкин булганча киметергә омтылабыз. Хәзер ничек эшлибезме? Әйтик, тикшерүләрне профилактик чараларга алыштырдык. Консультацияләр һәм профилактика очрашуларын видеоэлемтә аша онлайн рәвештә үткәрәбез. Һәр тикшерү өчен контроль системасын керттек. Тикшерүдә кимендә ике белгеч катнаша. Бертуктаусыз фото һәм видеотеркәү алып барыла. Планнан тыш тикшерүләр прокуратура белән килештерелә. Барлык нәтиҗәләр дә федераль исәпкә алу системасына кертелә.

Әлбәттә, ведомство эчендә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Без этика һәм үтә күренмәлелек мәсьәләләренә җитди карыйбыз. Коррупциягә каршы нормаларның үтәлешен даими тикшерәбез. Хезмәткәрләрнең керемнәре турында белешмәләр бирүне тикшереп торабыз. Хокук бозуларны ачыклаганда дисциплинар чаралар күрәбез.

Соңгы вакытта хезмәткәрләр арасында ачыкланган барлык хокук бозулар техник характерда булды һәм иҗтимагый куркыныч тудырмады. Без ведомство эшенең чисталыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен контроль һәм профилактика системасын камилләштерүне дәвам итәбез. Максат – коррупциядән ышанычлы рәвештә саклану һәм базарда катнашучыларның барысына да гадел эш шартлары булдыру.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре