Ел башында Яшел Үзән шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Мондый исем Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүчеләрнең Җиңүгә керткән өлеше өчен бирелә. Казан бу исемгә 2020 елда лаек булды.

Фото: социаль челтәрдән
Татар халкының атаклы Камал һәм Тинчурин театрлары яңа урынга күчте. Билгеле булганча, башкаланың Һади Такташ урамындагы яңа бинаны Казанда 2024 елда узган БРИКС саммитына өлгертмәкчеләр иде. «Төзелеш эшләрен тәмамларга бер ай вакыт җитмәде», – диде соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Камал театрының яңа бинасын рәсми рәвештә ел башында ачтылар. Ә Татарстан урамындагы бинага Тинчурин театры күченде. Быел тәүге тапкыр Тукай бәйрәме дә Камал театры янында узды.

Фото: Татар-информ
2025 елда татар халкының күренекле галиме Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. Шул уңайдан республикада төрле чаралар узды. Бу эштән «ВТ» да читтә калмады. Газета укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «Каюм бабай дәресе» бәйгесен үткәрде. Ике номинациядә уздырылган әлеге бәйгегә без йөздән артык иҗади эш һәм видеороликлар кабул иттек. Җиңүчеләрне котладык.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Язучылар берлегенең 20 нче корылтае узды һәм киләсе елларга рәис сайланды. Корылтайга игътибар гомер-гомергә зур. Билгеле булганча, Язучылар берлеге рәисе алдан билгеләнгән кандидатлар арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән, альтернатив нигездә сайлана. Ркаил Зәйдулла 167 тавыш белән икенче срокка сайланды. Ә Ләбиб Лерон аңа Коръән китабын бүләк итте.

Фото: Татар-информ
Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгын билгеләп уздык. Бу уңайдан парламентчыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин котлады. «Без моңарчы сыналмаган билгесез юлдан беренче булып бардык һәм бөтенләй яңа законнар чыгардык, кайберләре соңыннан бөтен ил өчен үрнәк булды», – дип искә алды Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Фото: Дәүләт Советының матбугат хезмәте
Тарихи күзлектән караганда, тагын бер зур вакыйга: быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иттек. Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән, юбилей елы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул рәвешле, Бөек Җиңүнең әһәмияте, халкыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы, шул исәптән хәзерге СВО шартларында да, тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.

Фото: Татар-информ
Татарстан башкаласы чираттагы тапкыр халыкара чаралар мәйданына әверелде. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» XVI халыкара икътисадый форумында быел дөньяның 100 дән артык иленнән, илебезнең 82 төбәгеннән 22 мең кеше катнашты, гомуми бәясе 1 миллиард сумнан артып киткән килешүләр төзелде. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара икътисадый форумы, быел алтынчы тапкыр үткәрелгән Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы, тәүге мәртәбә оештырылган «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес җыены да әһәмиятен раслады.

Фото: Татар-информ
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада җәй көне тәүге тапкыр «Күрше» фестивале узды. Аның кысасында республиканың төрле районнарында 300 гә якын чара үтте. Ишегалларындагы бәйрәмнәрне халык та бик ошатты. Шуңа күрә «Күрше» фестиваленең кышкысын да башлап җибәрделәр. 2020 елдан бирле «Безнең ишегалды» республика программасы кысасында 5851 ишегалды тәртипкә китерелде.

Казан Ислам дөньясының 2026 елдагы мәдәни башкаласы статусына лаек булды. Бу хакта Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узган Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә игълан иттеләр. Моннан тыш, узып барган ел Казанда тәүге тапкыр узган «Алтын битлек» илкүләм театраль премиясен тапшыру тантанасы (ул Мәскәүдән читтә беренче тапкыр үткәрелде) һәм «Яңа дулкын» фестивале белән дә истә калачак.

Фото: Татар-информ
«Туган тел» төшенчәсен саклап калдык. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары федераль дәүләт белем бирү стандартларына туган телләрне укытуга һәм «туган телләр» терминын «РФ халыклары телләре»нә алмаштыруга кагылышлы үзгәрешләр кертүгә бәйле катгый фикерен әйтте. Шөкер, безне ишеттеләр.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Татарстанга өч көнгә диярлек сузылган эш визиты белән Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим килде. Бу – дәрәҗәле кунакның әлеге вазыйфада Татарстанга гына түгел, ә Россиягә дә тәүге сәфәре иде. Солтан Ибраһим – Россия белән Малайзия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканнан бирле (1967 елда) безнең илгә рәсми эш визиты белән килгән тәүге дәүләт башлыгы. Солтан Ибраһим Татарстан башкаласында үзен «өйдәге кебек» хис итүен дә әйтте.

Фото: rais.tatarstan.ru
Тәүге тапкыр Татарстан Рәисе өчен тавыш бирдек. 14 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә муниципаль депутатларны сайлау һәм Дәүләт Советына өстәмә сайлау да узды. Республика халкы сайлау участокларына бөтен гаиләләре белән килде. Татарстанда барлык тавыш бирүчеләрнең 75 проценттан күбрәге сайлауда катнашты. Сайлаучыларның 88 проценттан күбрәге Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеген хуплады. Бу – ил күләмендә төбәк башлыкларын сайлау барышында теркәлгән иң зур күрсәткеч. Сайлаудан соң яңа Хөкүмәт билгеләнде. Берничә районга яңа җитәкчеләр килде.
Фото: rais.tatarstan.ru
Узып барган ел һава торышы белән дә истә калачак. Кыш җылы һәм карсыз булуы белән шаккатырса, урып-җыю кампаниясенең иң кызган мәлендә тоташтан яуган яңгырлар эшне нык тоткарлады. Августта уртача климатик норманың 245 проценты күләмендә явым-төшем теркәлде. Ничек кенә булмасын, республикада быел 4,6 миллион тонна ашлык җыеп алдылар.
.jpg)
Фото: Татар-информ
Татарстанның Лаеш районында күптән көтелгән юл – Сокуры авылын урап узу юлы сафка басты. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Яңа юл «бөке»ләрдән генә коткарып калмыйча, Казаннан бернинди тоткарлыксыз М12 гә чыгу мөмкинлеген дә тәэмин итәчәк. Зур юллар дигәннән, бу елның 30 декабреннән 31 декабренә каршы төндә былтыр ачылган Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының түләүлегә әвереләчәге билгеле булды. Яңа елга менә шундый бүләк!

Фото: Татар-информ
Якташыбыз Вероника Кудерметова дәрәҗәле теннис турниры – Уимблдон ярышында җиңде. Уимблдон турниры – теннистагы дүрт Зур шлем ярышларының берсе. Россиядә аны дөнья чемпионатына тиңлиләр. Вероника Кудерметова Бельгия вәкиле Элизе Мертенс белән бергә хатын-кызлар арасында парлы ярышта җиңү яулады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Казанда туып үскән спортчының мондый дәрәҗәдәге ярышта җиңүе – безнең өчен аеруча зур горурлык.

Фото: rais.tatarstan.ru
«Ростех» дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК) белән килешү кысасында илнең биш авиакомпаниясенә ун яңа Ми-8МТВ-1 вертолетларын тапшырды. Казан вертолетлары Новосибирск, Томск, Сахалин өлкәләренә, Чукотка автономияле округы һәм Саха (Якутия) республикасына очты. Горький исемендәге Яшел Үзән заводыннан ГТЛКга ике тизйөрешле «Метеор-2020» пассажир судносын да тапшырдылар. Тизйөрешле ике судноны былтыр кулланышка тапшырганнар иде. Бу юлы ГТЛК ярдәме белән тагын шундый ике судно Татарстан флотына тапшырылды.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эше дәвам итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген аларга 2,7 меңнән артык ярдәм чарасы гамәлдә. «Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр шәхси хуҗалыкны үстерергә – 200 мең сум, үзмәшгуль буларак теркәлергә 350 мең сум күләмендә акчалата түләү алырга мөмкин. Республикада барлыгы 21 кеше мондый ярдәмнән файдаланды инде. Тагын 100 кеше, газлаштырып бетерү программасында катнашып, субсидия алды. Ә 450 гаиләгә яңа туган бала өчен кирәк-яраклар җыелмасы тапшырдык», – дип сөйләде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Фото: Татар-информ
Югалтуларсыз да булмады. Быел шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина, Татарстанның элекке Премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палатаның элекке рәисе Илгиз Хәйруллин, мәшһүр композитор Софья Гобәйдуллина, Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, шагыйрә Клара Булатова, Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева кебек шәхесләребез арабыздан китте.

Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез