Иң күп патрульләр бәйрәмнәрдә, гадәттә, кешеләр һәм машиналар күп була торган урыннарда – сәүдә үзәкләре, күңел ачу мәйданчыклары һәм башка популяр нокталар янында дежур тора. Зур шәһәрләрдә юлларда йөрүчеләр аеруча да арткан, шуңа күрә анда тикшерүләр ешрак уза.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гражданнардан машина йөртүченең исерек булуыннан шикләнгән очракта хәбәр итүләрен сорый. Моны ведомство сайты, социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлар яки төбәкләрдәге ышаныч телефоннары аша эшләргә мөмкин. Кабул ителгән хәбәрләр оператив тикшерү уздыру өчен патрульләргә тапшырыла, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез