Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, республикада барлыгы 1296 оешма торак-коммуналь хезмәт күрсәтә.
– Бу оешмалар, Татарстанда яшәүчеләргә ял һәм бәйрәм көннәрендә өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен, барлык тиешле эшләрен башкардылар. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү өчен, министрлыкта буенча тәүлек әйләнәсе диспетчерлык хезмәте эшләячәк, номеры – 8(843) 231-14-10. Шулай ук җитәкче вазыйфаларында эшләүче хезмәткәрләрнең кизү тору графигы төзелде, районнарда кизү торучы җаваплы кешеләр буенча да мәгълүмат яңартылды, – диде Дамир Шәйдуллин.
Бәйрәм яллары вакытында күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. Моның өчен министрлык җирле үзидарә органнары һәм ТКХ предприятиеләре белән берлектә социаль өлкә һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылыту чорына әзерләү буенча алдан ук зур эш алып барган.
– Барлык җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәре оешмалары әзерлек актлары алды. Хәзер ягу сезоны гадәти режимда уза, – диде министрның беренче урынбасары.
Дамир Шәйдуллин озын яллар вакытында каты көнкүреш калдыкларының, чүпнең артачагын да искәртте.
– Чүпне вакытында чыгару да – төп мәсьәләләрнең берсе. Еш кына ишегалларда машиналарны уңайсыз урыннарга куялар, чүп машиналарына комачау итәләр. Чүп чыгару операторлары моның өчен кечкенәрәк машиналар куллана, әмма алар да үтеп керә алмаган очраклар була. Вакытында чыгару өчен, чүп җыю урыннарына юллар ачык булырга тиеш.
Юл газабына тарымыйча, якыннарыбызга илткән чакрымнарны да шома гына узасы иде. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин сүзләренчә, министрлык кышкы чорда республика юлларында өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү бурычын үти.
– Онлайн режимда юллар торышына туктаусыз мониторинг ясала. Һава торышына бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыкканда оператив хәл итү өчен, «Буран» планы расланды. Бу оператив план медицина ярдәме күрсәтүне, азык-төлек белән тәэмин итүне, җылыну пунктларын үз эченә ала. Теләсә кайсы участокта авыр хәлгә калучыларга кичекмәстән ярдәм килеп җитәчәк, – дип аңлатты Ранис Фәйзуллин.
Әлбәттә, теге яки бу вакыйга килеп чыкканчы, аны булдырмау күпкә җайлырак. Монысы исә рульдә йөргән һәркемгә кагыла. Яңа ел ялларының ыгы-зыгысы юлларга да төшә, федераль трассаларда да тыгыз хәрәкәт күзәтелә. «Идел-Нократ автомобиль юллары» федераль идарәсе җитәкче урынбасары Азат Гатауллин һәркемнең җаваплырак булуын үтенде.
– Безнең идарәгә караган юлларда тәүлек буе 336 техника эшләячәк. Аларның ничәсенең юлга чыгуы һава шартларына бәйле. Җаваплы кешеләр, һәр участокка чыгып, контроль ясап торачак. Бу көннәрдә юл кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булыгыз, дистанцияне саклагыз, – диде ул.
Юллар сагында торган хезмәтләр искәртүенчә, тоткарлыклар, «бөке»ләр гадәттә бер үк сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Йә каршы полосага чыккан сабырсызлар, йә юлдан төшеп киткән машиналар юл хәрәкәтенә комачаулый. Барыбызга да кирәкле җиргә исән-имин барып җитәргә насыйп булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез