Газетага язылу

Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәре узганчы гамәлдә булачак

11 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу көннәрдә куркыныч дәрәҗәсе 3 класс булган пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. «Татмедиа» телеграм-каналы шул хакта искәртә.

Әлеге тыю түбәндәге радиуста билгеләнә:

  • сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метр ераклыкта;
  • торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп җыела торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән 30 метр ераклыкта;
  • күп фатирлы торак йорт чикләреннән 30 метр ераклыкта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре