Газетага язылу

«Илһам чишмәсе»ндә моң яши. Сарманда Илһам Шакиров хөрмәтенә бәйге уза

Халкыбызның яраткан җырчысы, Сарман сандугачы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә арабыздан китеп барды. Бу югалтудан соң инде 6 елга якын вакыт узган. Күренекле җырчының якташлары, аның исемен мәңгеләштерү, мирасын саклап калу өчен, «Илһам чишмәсе» дип исемләнгән төбәкара җыр бәйгесе уздыра.

«Илһам чишмәсе»ндә моң яши. Сарманда Илһам Шакиров хөрмәтенә бәйге уза
Бәйгенең матбугат хезмәте

Бу эшне башлап йөрүче кешеләр җырчының якташлары – Миләүшә һәм Илдар Гамировлар. Аларның изге гамәлен Сарман районы җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы да хуплый һәм оештыру эшләрендә теләктәшлек белдерәләр. Бәйге быел алтынчы тапкыр үтә. Максаты – күренекле җырчы иҗаты аша яшьләрдә милли җыр сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләү, алар арасында сәләтлеләрен барлау һәм халыкка таныту.

БЕЛЕШМӘ

Бәйгедә 6 яшьтән алып 21 яшькәчә балалар һәм яшьләр катнаша ала. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2026 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә. Төп шарт буенча катнашучы ике җыр – Илһам Шакиров репертуарыннан татар халык җырын, шулай ук күренекле татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җырны башкарырга тиеш. Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән тәмамлана.

«Илһам чишмәсе» бәйгесенең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Хәзер анда катнашырга теләк белдереп, Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән дә гаризалар килә. Иң сөенечлесе шул: татар җырын, Илһам Шакиров репертуарын белүче һәм яратып башкаручы балалар, яшьләр күп. Алар арасында киләчәктә татар җыр сәнгатенең мирасын ышанып тапшырырлыклары да бар. Катнашучыларны Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Азат Хәлимов, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев, җырчы, режиссер Алмаз Нургалиев кебек сәнгать әһелләре бәяли.

ФИКЕР

Васил Шәйхразыев, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе:

– «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе – татар халкының моңлы йөрәген чагылдырган, бөек җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кадерле мәдәни бәйрәм. Ул татар җырының бөеклеген, Илһам Шакиров иҗатының мәңгелек кыйммәтен ассызыклап, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юлында якты маяк булып торган бәйге. Монда моң яши, монда йөрәкләр җырлый.

Идрис Газиев, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

– Илһам аганың туган ягы Сарманда уза торган бу бәйге тирән мәгънәгә ия. Чөнки ул – шунда туып, әнисеннән, авылдашларыннан ишеткән җырларны йөрәгенә сеңдереп, аны гомер буе халыкка ишеттергән, югары дәрәҗәләргә ирешкән җырчы. Балачактан туган телгә, халкыбызның җыр-моңнарына мәхәббәт тудыру ул – зур бурычыбыз. Һәм бу өлкәдә Илһам Шакиров иҗаты безнең өчен үрнәк булып тора. Бала кечкенәдән җыр-моң эчендә үсә икән, ул бәхетле. «Илһам чишмәсе» бәйгесендә катнашучылар арасында Илһам Шакиров җырларының мәгънәсен аңлап башкаручы балалар бар. Без дә кечкенәдән аның пластинкаларын тыңлап үстек, аңа кушылып җырлап, үзебез дә җырчы булырга хыялландык.

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:

–  Бәйге безгә буыннан-буынга дәвам итә торган җырларыбызны саклау, Илһам Шакиров мирасын киләчәк буынга тапшыру өчен кирәк. Мин балаларның төрле төбәкләрдән килүенә, Илһам ага җырларын өйрәнүләренә шатланам. Алар бит бу җырларны киләчәктә дә башкарачак. Бәйгене җырчының кендек каны тамган туган ягында уздыру да мөһим дип саныйм. Илһам ага: «Мин Сарман районыннан», – дип горурланып әйтә иде. Якташлары аны зурлый.   

Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты:

– Илһам Шакиров – бөек шәхес. Ул бик сирәк кешеләргә генә бирелә торган таланты, моңы, фикерләре белән халкына хезмәт итте. Башка милләтләргә татарның бөек, затлы һәм гыйлемле халык булуын иҗаты аша күрсәтте. Ул үзенә шундый зур бурыч куелганын тоеп эшләде. Үзе дә бик гыйлемле, консерватория тәмамлаган, профессиональ җырчыбыз иде. Илһам Шакировны башка милләтләрнең югары дәрәҗәдәге шәхесләре дә хөрмәт итте, аның иҗатын, югары эшчәнлеген таныды. Без Илһам ага шәхесен балаларыбызны тәрбияләүдә өлге итеп куярга тиеш. Яшь буын кечкенәдән ишеткәнен, күргәнен гомер буе онытмый, татар моңы да күңеленә сеңә. Илһам Шакиров җырлары аша балаларда җыр сәнгатенә мәхәббәт уятырга кирәк. «Илһам чишмәсе» бәйгесен оештырып, Сарман районы җитәкчелеге һәм Гамировлар гаиләсе менә шушы миссияне тормышка ашыра.

Миләүшә Гамирова, «Илһам чишмәсе» бәйгесен оештыручыларның берсе:

– «Илһам чишмәсе» бәйгесен бөек җырчыбызның вафатыннан соң оештыра башладык. Илһам аганың җырларын онытмасыннар, Сарман төбәгендәге балалар, яшьләр арасында яңгырасын иде дигән теләк белән барлыкка килде. Беренче ел бәйге район эчендә генә узды. Хәзер инде аның географиясе киңәйде.

  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре