Өч көн дәвамында катнашучыларны һәм кунакларны бай программа көтә: конкурс чаралары, күргәзмәләр, фәнни-гамәли конференция, ярминкә һәм гала-концерт.
Конкурс чараларын карау һәм конференциягә керү өчен теркәлергә кирәк. Күргәзмәләргә һәм ярминкәгә керү ирекле.
Фестиваль илебезнең төрле төбәкләреннән килгән осталарны, дизайнерларны һәм иҗат коллективларын берләштерәчәк. Төп вакыйга – милли киемнәр конкурсы. Анда катнашучылар тарихи реконструкция һәм милли мотивларны заманча киемнәрдә чагылдыру осталыгын күздә тотучы номинацияләрдә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез