Башкортостан заводларының берсендә шартлау булган

Башкортстанның Салават шәһәрендәге “Свеча” парафин җитештерү предприятиесендә шартлау булган. Бу хакта “РБК” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Өч кеше зыян күргән, тагы бер кешенең язмышы әлегә билгесез.

Шартлау сәбәпле, бинаның 30га 30 метр мәйдандагы бер өлеше җимерелеп төшкән. Хәрабәләр астында бер кеше калырга мөмкин, аны эзлиләр. Зыян күргән өч кешене ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар.
“Башлангыч мәгълүматларга караганда, производство бинасында технологик процессны бозу аркасында, мич җиһазына зыян килеп, янгын чыккан. Хәрабәләр астында бер кеше калган булырга мөмкин, аны эзләү буенча кирәкле барлык чаралар күрелә”, – диелгән Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында.

Хәзерге вакытта биредә ашыгыч хезмәтләр эшли. Шартлауның аянычлы нәтиҗәләрен бетерүгә 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре