Кичә, 30 август көнне, Ишембай шәһәрендәге 2 катлы торак йортта газ баллоны шартлаган. Зыян күрүчеләр бар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2 кеше зыян күргән. Аларны дәваханәгә озатканнар. Шуларның берсе - 51 яшьлек ир-егет, аның ботлары һәм куллары пешкән, ул шок хәлендә.
Әлегә һәлакәт зонасы уратып алынган, урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Латыйпов чыкты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез