Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең ВКонтактедагы төркеме хәбәр итә.
«Музейга экскурсия, һәйкәл янында митинг, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салудан соң авыл мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Герой-шагыйрьнең музеенда экскурсиядә булу һәр татар кешесе өчен зур мәртәбә һәм бурыч ул. Искиткеч бай музей! Якташлары Муса Җәлил турындагы истәлекләрне бөртекләп туплый, саклый. Килгән саен ниндидер бер яңалык белеп, күреп, ишетеп кайтасың», – диелә хәбәрдә.
Башкортстан татарлары шагыйрьнең туган авылына концерт номерлары, чыгышлар әзерләп барган.
«Муса Җәлил – халкыбызның батыр, көчле рухлы, гаять талантлы улы. Аның каһарманлыгын, күпкырлы иҗатын киләсе буыннарга җиткерү – безнең бурыч. Шагыйрьнең йөрәкне тетрәндергеч, күңел кылларын тибрәтүче шигырьләре ешрак яңгырарга, ә инде үлемсез батырлыгы буыннардан-буыннарга җыр булып күчәргә тиеш», – диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез