Башлангыч сыйныфлар өчен өй эшен әзерләү буенча яңа вакыт нормалары кертелә

Россия Мәгърифәт министрлыгы башлангыч сыйныфлар өчен өй эшен әзерләү буенча яңа вакыт нормаларын раслаган. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, яңалык быел 1 сентябрьдән гамәлгә кертелә. Шулай итеп, беренче сыйныфта укучылар – 1 сәгать, икенче һәм өченчеләр – 1,5 сәгать, дүртенче сыйныфта укучылар 2 сәгать вакытын өй эшен әзерләүгә тота алачак.

Мәгърифәт министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, яңа уку елыннан фәннәр буенча бердәм план, контроль һәм тикшерү эшләре нормасы (дәресләрнең гомуми санының 10 процентыннан артмаска тиеш) да кертелә. Мәктәпләр барлык фәннәр буенча һәр сыйныф өчен өй эшләре күләмен тикшереп торырга тиеш булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре