Газетага язылу

Башны әйләндерү: мошенник белән сөйләшкәнеңне нинди сүзләрдән аңлап алырга?

Яше утызга җитмәгән, көн саен эшкә йөри, акча эшли. Мошенник корбаннарының һәр дүртенчесен әнә шулай тасвирлый хокук сакчылары. Алар турында сөйли торалар, ә алар безне алдый тора. Моны ничек аңлатып була? Кырыгалдарлар безгә ничек басым ясый? Мошенник белән сөйләшкәнеңне нинди сүзләрдән аңлап алырга? Әлеге сорауларга җавапны белгечләр белән эзләдек.

Башны әйләндерү: мошенник белән сөйләшкәнеңне нинди сүзләрдән аңлап алырга?
ru.pinterest.com

Ни рәвешле алдыйлар?

Булачак корбаны белән аралашканда, мошенниклар психологик басым ясау  ысулларыннан файдалана. «Росток» психология-педагогия үзәгенең педагог-психологы Әлфия Закирова әйтүенчә, кесәдәге акчаны саклап калырга аек акыл гына ярдәм итә.

– Беренче чиратта, кырыгалдарлар кешедә курку хисе уята һәм шул хис белән «уйный» башлый. Бу балалар белән дә, өлкәннәр белән дә шулай, – ди белгеч. – Алар бит еш кына сөйләшүне «сезнең якын кешегез бәлагә юлыкты...» дип башлый. Бу сүзләрне ишетәсез икән, трубканы куеп, ул якын кешегезгә шалтыратыгыз.

Моннан тыш, мошенниклар еш кына азарт һәм саранлык хисе белән дә «уйный».

– «Сез зур суммадагы приз оттыгыз! Аны алыр өчен сылтамага керергә кирәк». Бу да – кырыгалдарлар еш куллана торган ысулларның берсе. Кешедә азарт хисе көчле икән, аны алдау бик җиңел. Чөнки бу очракта аек акыл, тәнкыйди фикерләү «сүнә», – дип аңлатты Әлфия Закирова.

Ни өчен алданабыз?

Бу сорауны без психотерапевт, Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдиновка бирдек.

– Алдануның сәбәпләре күп һәм төрле. Төп сәбәпләрнең берсе – кеше балалыктан чыкмаган. Бушлай сырның капкында гына булуы турында онытып җибәрәбез кайчак, әкияткә ышанабыз. Күп акча тәкъдим итәләр ди, ничек баш тартасың инде? Берни эшләми генә акчалы буласы килә бит, – дип аңлатты белгеч. – Бу җәһәттән тәнкыйди фикерләүнең әһәмияте турында әйтергә кирәк. Ник дигәндә, мондый чакта тукталып уйланырга кирәк. «Болай гына, чыннан да, акча эшләп буламы?» «Бу акча миңа бәхет китерерме?» Акча тәкъдим иткәндә генә түгел, башка вакытта да туктарга кирәк. Мәзәк бар бит әле. Бер әбигә мошенниклар шалтырата. Бу боларга әллә нинди акылсыз сораулар яудырырга тотына, аңламаган булып кылана. Ахыр чиктә, үзе үк мошенникларны алдалый. 

Мошенник белән сөйләшкәнеңне ничек аңлап алырга?

Аларның алдау ысуллары турында ишетеп һәм укып торабыз. Әмма алар да тик тормый, яңа ысуллар эзли. Психолог, профессор Вера Никишина искәрткәнчә, кырыгалдарларның бик нык әзерлекле, хәтта профессионал булуларын истән чыгармаска кирәк.

– Гадәттә алар билгеле бер сценарий буенча сөйләшә. Мошенниклар үзләрен күбесенчә «урын»дагы, ниндидер вәкаләте булган кеше дип таныштыра һәм бик рәсми телдә сөйләшә. Әйтик, МФЦ хезмәткәре кебек. Алар үзләрен төрле рәсми оешмаларда эшләүчеләр кебек тота, кешене тәмам ышандырырга тырыша. Моңа исә бик төгәл детальләр ярдәмендә ирешеп була, – дип аңлата белгеч.

Профессор сүзләренчә, мошенникларның сөйләмендә төгәл билгеләмәләр күп була.

– Интонация исә ышандырырлык, конкрет килешүгә юнәлдерелгән була. Монда шик яки бәхәсләргә урын калмый, бары тик коры фактлар гына әйтелә. Алар әйтелгәннәр турында уйларга һәм шикләнә башларга мөмкинлек бирми. Һәрвакыт диярлек кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, вазыйфасы, эш урыны атала, ягъни мошенник булачак корбаны турында барысын да белүен күрсәтә, – ди Вера Никишина. – Шуннан соң ул әкренләп максатына күчә. Әйтик, акчаны башка счетка күчертү. Мошенниклар сезнең бөтен игътибарыгызны шуңа юнәлтә. Тизрәк сөйләшә башлый, мәгълүмат күләмен арттыра, ниндидер документлар, катлаулы законнар турында сөйли башлый. Берничә минут эчендә кырыгалдар корбаны акчасына куркыныч янавына тәмам ышана.

Белгеч сүзләренчә, бу кадәр мәгълүматны гади кеше аңларга һәм тикшерергә берничек тә өлгерә алмый. Курку хисе исә детальләрне күрергә мөмкинлек бирми.

Ничек алданмаска?

Педагог-психолог Әлфия Закировадан гади генә кагыйдә:

– таныш булмаган номердан шалтыраталар икән, телефонны алмаска;

– шикле сылтамаларга басмаска;

– таныш булмаган, шикле кешеләргә бернинди дә код әйтмәскә. 

Кемнәргә куркыныч яный?

– Беренчедән, әби-бабайлар, олы яшьтәгеләр. Өйдә утырып, бу дөньяны бик үк аңлап бетермичә гомер кичерүчеләр, – ди Гомәр Зыятдинов. – Икенчедән, балалар, үсмерләр. Өченчедән, эмоциональ яктан тотрыксыз кешеләр. Аларның беренче булып йөрәге сигнал бирә, аннан гына башы эшли башлый. Аннан соң, рухи тайпылышлары булган кешеләр. Әйтик, кемдер куркыныч янаганда була торган хистән башка яши алмый. Шул ук «игроман»нарны гына алыйк: аларга бит отыш кирәкми, алар уйнамыйча тора алмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре