Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Казанда бер ир-атның үз фатирында кайнар су торбасы шартлау сәбәпле пешеп һәлак булуы турында җинаять эшен кабат кузгатырга кушкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: Тикшерү комитеты башлыгына һәлак булган ирнең кызы мөрәҗәгать иткән. Ул әтисенең үлеме сәбәпләрен билгеләүнең барышы белән килешмәвен белдергән. Хатын-кыз әйтүенчә, гаепле кешеләргә карата әлегәчә җәза күрелмәгән.
Ир-атның үлеменә бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган. Әмма Казанның Киров районы прокуроры Алмаз Сөләйманов бу карарны юкка чыгарган. Тикшерү комитетының мәгълүмат үзәге мәгълүматларына караганда, әлеге карарга карата шикаять белдерүнең нәтиҗәсе булмаган.
Шуңа күрә Бастрыкин, җинаять эшен кабат кузгатып, аны тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре турында үзенә җиткерергә әмер биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез