Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировка узып, дәүләт идарәсе системасы белән берлектә эшләү тәҗрибәсе туплаган. Бүген исә Егор хәрби хезмәткә кандидатлар белән очрашуларда катнашып, хезмәтнең мөмкинлекләре турында сөйли, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Шундый бер очрашуда ул Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең үзенчәлекләре һәм хәрбиләргә нинди мөмкинлекләрнең ачылуы турында сөйләде. “Әлеге гаскәрләрдә төрле вазыйфаларда хезмәт итәргә мөмкин. Пилотсыз очкыч операторлары булып та, фельдшерлар, йөртүчеләр булып та”, – ди Горячев. Ул шулай ук пилотсыз системалар белән эшләү күнекмәләренең тыныч тормышта да бик кирәк булуын билгеләп үтте.
“Пилотсыз системалар белән эшләү күнекмәләренә ия булган хәрбиләр тыныч тормышта да үз урынын җиңел генә табачак – БПЛА тормышыбызның төрле өлкәләренә үтеп керде”, – дип басым ясап әйтте ул. “Батырлар. Герои Татарстана” программасында катнашу финалга чыгучыларга белемнәре һәм тәҗрибәсен тормышта куллану һәм җәмгыять файдасына эшләрен дәвам итү мөмкинлеге бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез