«Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасының беренче этабы төгәлләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасының беренче – гариза тапшыру этабы төгәлләнде. 18 февральдән 30 мартка кадәр 1604 гариза тапшырылган.

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, республика программасы Иҗтимагый советы рәисе Әсгать Сәфәров ветераннар һәм махсус хәрби операциянең гамәлдәге катнашучылары арасында «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына карата кызыксыну югары булуын билгеләп үтте. Программаның икенче этабы 2–5 апрель аралыгында онлайн тест рәвешендә узачак. Тестны уңышлы үтүчеләр киләсе этап – әңгәмә этабына керә.

Исегезгә төшерәбез: «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының гамәлгә ашырыла башлавы турында 18 февральдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Аның максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасында эшләү өчен җитәкчеләр әзерләү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре