БДИ урынына укучыларның казанышлары исәпкә алыначак

Рособрнадзор 2030 елга вузларга укырга кергәндә, БДИ урынына укучыларның шәхси казанышларын исәпкә алуны тәкъдим итә. Идарә башлыгы Анзор Музаев әйтүенчә, әлеге вакыт эчендә портфолионың роле үсәчәк.

– 6 нчы сыйныфтан ук укучылар казанышларын теркәп бара башлаячак. Бу волонтерлык, спорт, иҗат белән шөгыльләнгән өчен баллар туплауда бер этәргеч булып тора. Әлеге уңышлар вузларга укырга кергәндә исәпкә алыначак, – дигән Анзор Музаев.

Рособрнадзор башлыгы белдергәнчә, хәзерге вакытта 9–11 нче сыйныф укучыларын портфолио туплау кызыксындырмый, вузларда моңа артык игътибар бирелми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре