Газетага язылу

БДИдан куып чыгаруга сәбәп булган хокук бозуларны атадылар

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ-2026да катнашучыларны имтихан уздыру пунктыннан куып чыгару мөмкинлеге бирәчәк хокук бозулар исемлеген билгеләде.

Тиешле документ белән РИА Новости танышкан.
Кагыйдәләр буенча, биремнәрне мөстәкыйль үтәмәү, имтиханда катнашучылар белән аралашу, шулай ук элемтә чаралары, фото–, аудио– һәм видеоаппаратура, электрон-исәпләү техникасы, белешмә материаллар булу имтиханнан куып чыгару өчен сәбәп булырга мөмкин.
Моннан тыш, чыгарылыш укучыларын аудиториядән имтихан материалларын яки караламаларны алып чыгарга тырышкан өчен, шулай ук аларны фотога төшергән өчен куып чыгара алачаклар.
Бердәм дәүләт имтиханында катнашучыларга шпаргалкалар яисә башка тыелган предметлар бирү дә тыела. Бу кагыйдәне бозу шулай ук имтиханнан куып чыгаруга китерергә мөмкин.
Имтиханнан куып чыгару турында акт дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы, имтихан үткәрү пункты җитәкчесе, оештыручы һәм җәмәгать күзәтүчесе канашында ике нөсхәдә төзелә. Документның бер нөсхәсе имтиханда катнашучыга тапшырыла, икенчесе шул ук көнне дәүләт имтихан комиссиясенә җибәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре