Газетага язылу

Белем эзләп йөрү: «ВТ» журналисты саладан калага мәктәпкә балаларын йөртүче әниләрне барлады

Һәркемнең баласын яхшы укытасы килә. Моның өчен әти-әниләр көн саен шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга да, сала белән кала арасын таптарга да риза. Ярамаганмыни инде ишегалдындагысы? «ВТ» журналисты бу сорауга «юк» дип җавап бирүче әти-әниләр белән сөйләште.

Белем эзләп йөрү: «ВТ» журналисты саладан калага мәктәпкә балаларын йөртүче әниләрне барлады

Ара киртә түгел

Теләче районында яшәүче Ибраһимовлар яңа уку елында Казанда белем ала башлаган. Юк, күченеп китмәгәннәр. Гөлнара көн саен иртән сәгать 6 да, өч баласын ияртеп, башкалага кузгала. Өченче, сигезенче һәм тугызынчы сыйныфларда укый алар.

– Балаларым башта гади мәктәптә белем алды, аннан бер ел өйдә укып карадылар. Үзем шәһәрдә эшли башлагач, аларны Казандагы хосусый мәктәпкә күчердем. Дөрес, көндәлек яшәү рәвеше үзгәрде. Иртәнге сәгать 5 тә үк торырга кирәк. Кич соң кайтабыз. Укудан соң эшемә килеп көтеп торалар. Теләчегә кайтып җиткәнче, төнге сәгать 11–12 дә булырга мөмкин. Юлда йөрү рәхәт түгел анысы. Әмма ияләштеләр, үзләренә ошый, – ди дүрт бала анасы Гөлнара. – Аның каравы вакытны күбрәк бергә уздырабыз. Гадәттә, әти-әни эштән соң кайткач, балаларын юньләп күрми бит. Ә без үткән көн турында сөйләшәбез, планнар корабыз. Ирем СВОда һәлак булды, бар йөкне үземә тартасы. Шуңа күрә барысын да игътибарда тотарга тырышам.

Гөлнара әйтүенчә, шәһәр мәктәбенә күчүнең бер сәбәбе эш алыштыру булса, икенчесе – балаларга яхшы белем бирү теләге. Казанда моның өчен мөмкинлекләр күбрәк, дип саный ул.

– Районда да төрле түгәрәкләргә йөртеп була. Ул яктан хәзер проблема юк. Ә менә шәһәрдә укытучы балага вакытын күбрәк бүлә. Аның сыер савасы, мал карыйсы, бакчасында кайнашасы юк. Аның үз фәнен өйрәтергә вакыты күбрәк кала. Түләүле мәктәптә булгач, балалар саны да күп түгел. Шуңа күрә көн саен 160 чакрым юл үтү үзен аклый. Балалар да үзләрен иреклерәк итеп тоя башлады, – ди ул.

Биектау районының Сая авылында да шәһәргә йөреп укучылар бар икән.

– Безнең өч балабыз бар: ике кыз, бер ул. Олы кызыбыз инде университетта укый. Яшәү урыныбыз авылда. Шулай булса да, балаларыбыз Казан мәктәбендә белем ала, – ди Алсу Строгалева. – Сәбәпләре дә бар. Беренчедән, авылдагы мәктәптә уку татар телендә, ә имтиханнарны русча кабул итәләр. Балалар өчен бу берникадәр авырлык тудыра. Икенчедән, балаларга югары белем бирәсе килә. Ә югары уку йортларында белем алу шулай ук рус телендә. Шәһәр мәктәпләрендә мөмкинлекләр дә яхшырак. Сыйныф бүлмәләре зур, якты, спорт заллары да җиһазландырылган. Мәсәлән, кызыбыз айкидо белән шөгыльләнә. Эш урыныбыз да шәһәргә бәйле. Мин – салымнар буенча консультант, суд процессларында белгеч буларак катнашам. Ирем – зур предприятиедә директор урынбасары. Балаларны шәһәргә үзебез белән йөртәбез. Кайвакыт кыенлыклар да булгалый, ләкин төшенкелеккә бирелмичә, алга атлыйбыз.

Китеп кенә булмый...

Яңа Чишмә районының Шахмай мәктәбендә бүген 68 бала укый. Мәктәпкә күрше авыллардан да киләләр.

– Әти-әниләрнең төрлесе бар. Арада берничә гаилә, балаларын бездән алып, район үзәгенә илтте. Сездә белем җитеп бетми, 9 нчы сыйныфка күчерик әле, диделәр. Укучыларның китәсе килмәгән иде, әти-әниләрен тыңламыйча хәлләре юк. Тик файдасы булмады, киресенчә, укулары кайтышланды. Юл йөрергә дә авыр, – ди директор урынбасары Райлә Гарифуллина. – Бездә түгәрәкләр әллә ни күп түгел. Көрәш, спорт һәм фәннәргә бәйлеләре генә бар. Кайберләре район үзәгенә сәнгать мәктәбенә йөри. Ике телдә дә укытабыз. Хәзер әти-әниләр, татар мәктәбендә укыса, БДИ бирә алмаячак, дип элеккеге кебек борчылмый. Рус телен яхшырак өйрәтү өчен ул-кызларын каядыр илтүчеләр юк. Замана баласы русча бик тиз өйрәнә ул.

Татарча уку

Буадагы татар гимназиясенә балалар авыллардан да килеп белем ала. Иң ерак дигәне – 25 чакрымнан. Монда 300 дән артык бала укый.

– Әти-әниләрнең барысының да баласына яхшы белем бирәсе килә. Андый әти-әниләр елдан-ел арта бара. Уку йортын сайлаганда, баласының киләчәген уйлыйлар. Сер түгел, татар мәктәбендә белем алсын, диючеләрнең саны азая бара. Әмма шундый гаиләләр бар: туган тел хакы дип, инде берничә буын балаларын безгә китерәләр. Кайберләре якын-тирәдә булса да, безгә татар теле алай ук кирәкми, дип, 1–2 генә сәгать укытыла торганын сайлый. Янәшәбездә башка мәктәпләр дә эшли. Шуңа күрә сайлау мөмкинлеге бар, – ди директор Линар Зиннәтуллин. – Әти-әниләрнең эш урыны да мөһим. Үзләре белән авылдан район үзәгенә йөртүчеләр бар. Үзәктә яхшырак белем бирәләр, диючеләр дә юк түгел.

Күпчелек авылдан шәһәргә йөртә. Ә менә Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге татар гимназиясенә әти-әниләр балаларын Казаннан ук китерә икән. Дөрес, ара ул кадәр үк ерак түгел. Биредә 500 бала укый. 1 нче сыйныфка 60 сабыйны көтәләр.

– Әти-әниләрне татарча укыту, тәрбия мәсьәләсе кызыксындыра. Мәктәпнең дәрәҗәсе бар, бәлкем шуңа да игътибар итәләрдер. Укытучыларга карап сайлау бар дип әйтмәс идем. Иң мөһиме – безгә эләгәселәре килә. Укырга теләүчеләр күп, тик барысын да кабул итә алмыйбыз. Алдан ук, татарча укытабыз, дип әйтеп куябыз. Рус баласы килсә, безгә бик авыр, – ди гимназия директоры Гөлинә Саттарова.

Вазгыять

Таһир Гыйззәтуллин, Казандагы 7 нче лицей-интернат директоры:

–  Бездә барлыгы 238 бала укый. Хәзерге вакытта Мәскәү, Чиләбе, Уфа, Чабаксардан килеп белем алучылар да бар. Республиканың төрле районнарыннан да киләләр. Күбесе – Казаннан. Аңлашыла, әти-әниләрне яхшы белем кызыксындыра. Күбесе – татар гаиләләреннән. Аларның балаларына татар телен өйрәтәсе, яхшы тәрбия бирәсе килә. Олимпиадаларга, БДИга әзерлисе булгач, күбрәк русча укытырга туры килә. Инглизчә дә укыта идек, хәзер аны туктаттык. Аралашу мохите татарча.

Марина Харитонова, Питрәч районы мәгариф идарәсе башлыгы:

– Безнең балалар арасында шәһәргә йөреп укучылар юк. Алар үзебезнең мәктәпләрдә укый. Мин үзем якындагы мәктәптә белем алуны хуплыйм. Әти-әниләре янында булсалар, яхшырак дип саныйм. Хәзер авыл мәктәпләрендә дә шартлар әйбәт. Кечкенә яки зурлыгына карамыйча. Мәктәпкә автобус йөртә, ике тапкыр туклану оештырылган, түгәрәкләр дә аз түгел. Укытучыларның белеменнән дә шикләнергә кирәкми. Барысы да белемнәрен күтәреп тора. Быел 1 сыйныфка күпме бала барачагы әлегә билгеле түгел. Әти-әниләр мәктәпне укытучыга карап сайлый, дип әйтә алмыйм. Без гариза буенча кабул итәбез, аннан сыйныфларга бүләбез. Кемгә кайсы укытучы эләгә инде.

Әсхәт Низамов, дәү әти (Биектау, Дөбъяз):

– Оныгым 7 нче сыйныфтан соң Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбенә укырга китте. Анда дәү әнисе белән яшәде. Атнага бер мәртәбә генә кайта иде. Дүрт ел буе төрле олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулады. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлап, Мәскәүгә китәргә җыена. Анда аның техник вузга БДИсыз укырга керү мөмкинлеге бар, бушка укыячак. Түләүле бүлектә елына 980 мең сум түләргә кирәк. Мәктәп үзенә бик ошый. Дөбъяз мәктәбендәге ОБЖ укытучысы – халык укытучысы Радик Җиһаншинга рәхмәт әйтәсем килә. Балаларны ел саен олимпиадаларга әзерли. Оныгым әлеге фәннән бәйгеләрдә җиңүләр яулады. Үзләрендә булмаса, балалар әти-әни теләге буенча гына каядыр китә алмый. Авыл мәктәпләрендә күбрәк яшь укытучылар булуын теләр идем. Укытучылар җитмәү – авыл мәктәпләрендә үзе бер проблема бит.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре