Россиядә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен Белем көнен ял көненә әйләндерергә тәкъдим иткәннәр. Бүген Дәүләт Думасына шундый закон проекты кертелгән. Бу хакта “Татар-информ” “Справедливая Россия – За Правду” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев сүзләренә таянып яза.
“Белем көне – мәктәп укучыларының ата-аналары өчен ял көне. Бүген Дәүләт Думасына лидерыбыз Сергей Миронов һәм коллегабыз Яна Лантратова белән берлектә шундый закон проектын керттек”, – дип язган парламентчы үзенең телеграм-каналында.
Гусев билгеләп үткәнчә, 1 сентябрь һәр ата-ана өчен төп көннәрнең берсе булып тора.
“Чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме. Аеруча баласын тәүге тапкыр мәктәпкә озатучылар өчен. Линейкада балаларга әти-әниләре янәшәсендә басып тору мөһим”, – дип басым ясап әйткән депутат.
Гусев сүзләренә караганда, мәктәп укучыларының барлык ата-аналарына, хезмәт хакын саклап, ял көнен бирү тәкъдим ителә.
“Мондый көндә гаиләләр бергә булырга тиеш!” – дип өстәгән фракция җитәкчесе урынбасары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез