Газетага язылу

Белгәч соң була: ВИЧны күбрәк хатыннар түгел, ир-атлар йоктыра

Бу авыру инде күптән билгеле булса да, без аның турында сөйләшмәскә тырышабыз. Тирәбездә андыйлар булса да, аларны күрмәмешкә салышабыз.

Белгәч соң була:  ВИЧны күбрәк хатыннар түгел, ир-атлар йоктыра

Безгә кагылмас, дип ышанабыз, саклану турында бик уйлап бетермибез. ВИЧ инфекциясе турында сөйләшергә җыелган бер төркем белгеч әнә шул фикерне кабатлады. Ата-анага гына түгел, балаларга да яный бу куркыныч. Аннан ничек сакланырга?

Билгеле булганча, ВИЧ – кеше иммунодефициты вирусы аркасында килеп чыккан инфекцияле хроник авыру. Быел Татарстанда 619 кеше шул чирне  йоктырган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,5 процентка (706 кешегә. – Ред.) азрак. Республика СПИД-үзәгенең баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда ВИЧ инфекцияле 15 832 кеше исәптә тора. Бездә яшәүче 100 мең кешегә 15,4 чир йоктыру очрагы туры килә.

– Алар арасында ир-атлар (60 процент) күбрәк. ВИЧ йоктыручыларның күпчелеген 35–49 яшь аралыгындагы хезмәт яшендәге кешеләр тәшкил итә, – дип ачыклык кертте белгеч журналистлар белән очрашуда.

Роспотребнадзорның Татарстан бүлегендә территорияләрне санитар саклау бүлеге белгече Булат Сафиуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада шушы диагноз белән исәптә торучылар чирне, нигездә, җенси юл аша (89,5 процент) йоктырган.

 

– Наркотик кулланганда ВИЧ йоктыручылар кими бара. Узган ел чир йоктыру очракларының 10 проценты шуңа туры килә иде. Татарстанда беренче ВИЧ йоктыручы 1997 елда теркәлде. Шул вакыт эчендә республикада 31,5 мең кешегә шундый диагноз куелды, – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

 

Бүген республикада ВИЧ йоктыручы яшәмәгән бер генә район да юк. Унбер район-шәһәрдә – Казан белән Чаллыда, Әгерҗе, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Биектау, Лениногорск, Питрәч, Түбән Кама, Яңа Чишмәдә саннар республика күләмендәге уртача күрсәткечтән дә артып китә. Әйтик, Әгерҗе һәм Питрәч районнарында ВИЧ йоктыручылар саны бер ел эчендә 1,5 тапкыр арткан.

Әлеге чир үзен бик озак бернинди билгеләр аша да сиздермичә, акрын гына тамыр җәеп ятарга мөмкин, ди белгечләр. Шуңа күрә ул күп очракта махсус тест ярдәмендә генә ачыклана. Чирнең аермачык билгеләренә килгәндә, ВИЧ йоктырган кешенең, гадәттә, температурасы күтәрелә, буыннары сызлый, тәнен тимгелләр баса, лимфа бизләре зурая.

Белгечләр яшерми: замана яшьләре үз сәламәтлегенә күпкә игътибарлырак. ВИЧка тест ясатучылар арасында да яшьләр күбрәк икән. Ә менә урта яшьтәгеләрнең күбесе аның белән бөтенләй кызыксынмый. Миңа андый куркыныч янамый, дип саный алар.

 

Айрат Бешимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада ВИЧ инфекцияле 127 бала яши. Алар даими рәвештә табиб күзәтүендә, тиешле даруларны эчеп тора. Айрат Бешимов бу урында шаккатыргыч сан да җиткерде. Быел Татарстанда ВИЧ диагнозы белән яшәүче 109 хатын-кыз сау-сәламәт бала тапкан.

– Алар ничек сау-сәламәт бала таба алган дисезме? Җавабы гади: йөклелек чоры дәвамында алар махсус дарудан өзелмәде. Яңа туган сабыйга исә шундук вируска каршы катнашма эчерелә. Бала тапканнан соң андый диагнозлы анага баласын имезергә дә ярамый. Ник дигәндә, ВИЧ күкрәк сөте аша да йога ала, – ди баш табиб урынбасары.

ВИЧ инфекциясеннән ничек сакланырга?

Моның өчен кеше иммунодефициты вирусына (ВИЧ-инфекция) елга бер мәртәбә тест тапшырырга кирәк. Аны республиканың теләсә кайсы медицина оешмасында эшләргә мөмкин.

ВИЧ инфекциясе авыру кеше белән күрешкәндә йога аламы?

Юк, әлеге чир кул кысып күрешү, төчкерү, ютәл, авыру кеше белән уртак аш-су җиһазлары куллану аша йога алмый. Ул бассейнга барсаң, черки тешләсә йогарга мөмкин, дип тә куркасы юк.

ВИЧ инфекциясе кешедән кешегә йога аламы?

Әйе, ул нигездә, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр алып барганда йога. Моннан тыш инъекцияле наркотик кулланучылар, чиста булмаган урыннарда татуировка, пирсинг, тырнак ясатучыларга да шундый куркыныч яный. ВИЧ зарарсызландырылмаган медицина җиһазлары һәм хезмәтләре аркасында (инъекцияләр, гастроскопия һ.б.) да йога ала.

ВИЧ инфекциясе анадан балага йога аламы?

Әйе, әни кеше шундый чир белән яши икән, аның баласы да шундый диагноз белән туарга мөмкин.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре