Бакчада агач һәм куак ботакларын яфрак коелганнан соң яки яз көне бөерләр чыга башлаганчы кисәргә кирәк. Бу хакта агроном һәм биолог Михаил Воробьев «Радио 1» белән әңгәмәдә сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Бозлы яңгыр, кар ява икән, калган ботакларга зыян киләчәк, алар сыначак, аннары коры агач утырып калу куркынычы бар», – дип белдерде белгеч. Ул ботакларны, кура җиләге куагыннан кала, язын кисәргә киңәш итә. «Кура җиләге ботакларын көз көне кисеп була, ләкин калган яшь ботакларны, кар сындырмасын өчен, бәйләргә була. Шулай ук кура җиләге, бөрлегәннең сортларына да карарга кирәк, чөнки капризлы төрләре бар», – дип аңлатты биолог. Воробьев шулай ук туфракны коелган яфраклар белән каплап калдырырга, ә аларны яз көне – тамырлар уңышлы кышлаганнан соң җыярга киңәш итте. Үз чиратында, агачларны, органик ашламалар беләе тукландырып, кышка әзерләргә кирәклеген әйте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез