Соңгы елларда берничә тапкыр кан бирергә туры килде. Донорларга ниндидер очракта өстенлекләр каралган, дип ишеткәнем бар. Шуларны аңлатып үтмәссезме?
Михаил Степанов. Балык Бистәсе районы
«40 тапкыр бушлай кан яки 60 тапкыр кан плазмасы тапшыручыларга «Россиянең мактаулы доноры» дигән исем бирелә. Аларга махсус ташламалар каралган. Болар – еллык акчалата түләү (быел – 18 103,69 сум), яшәү яки уку урыны буенча санаторий-курортта дәвалануга ташламалы юллама, ОМС полисы буенча дәүләт хастаханәләрендә чираттан тыш дәвалану, үзеңә уңайлы вакытта еллык түләүле ял», – дип җавап бирде юрист Булат Закиров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез