Организмга тимер җитмәгәндә, кызыл ит һәм мал бавыры иң файдалысы булып санала. Ләкин алар анемиядән дәвалануны алыштыра алмый. Терапевт Максим Губка “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, бу ризыклардагы тимер ярма, яшелчә һәм кузаклылардагы тимергә караганда әйбәтрәк үзләштерелә. Табиб иң кулай итләрдән арык сыер, бозау, сарык итен һәм кыргый кош-корт итен атап үткән.
Тимер мал бавырында һәм башка субпродуктларда күп, ләкин А витаминына үтә бай булулары сәбәпле, аларны һәр көн саен ашарга ярамый. Ә инде йөкле хатын-кызларга һәм йөккә узарга ниятләүчеләргә, ретинолы күп булу сәбәпле, бавыр ашарга киңәш ителми. Белгеч сүзләренә караганда, атнага берничә тапкыр 100-150 г күләмендә майлы булмаган кызыл иткә өстенлек бирергә һәм аны балык, тавык ите, йомырка, кузаклылар белән чиратлаштырырга кирәк.
Ә менә гемоглобинны арттыру өчен колбаса һәм сосиска ашауның зыяныннан гайре файдасы юк, чөнки эшкәртелгән иттә тоз һәм зарарлы майлар күп.
Табиб аңлатып үткәнчә, тимер яхшырак үзләштерелсен өчен итне С витаминына бай ризыклар белән чиратлаштырып ашау сорала. Чәй һәм каһвәне исә, ашаганнан соң 1-2 сәгать узгач, эчү хәерлерәк. Ит белән бергә зур күләмдә сөт ризыклары ашау да тимернең үзләштерелүенә комачауларга мөмкин. Шулай да гемоглобин түбән булганда, ит ашау гына коткармый. Шуңа күрә табибка гемоглобинның кимү сәбәбен ачыклап, тимер препаратлары билгеләргә туры килә, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез