Газетага язылу

Белгеч Яңа елга укытучыларга бүләк итәргә мөмкин булган әйберләрне атап үтте

Укытучыларга Яңа елга 3 мең сумнан кыйммәтрәк бүләк бирергә ярамый. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта искә төшереп үткән.

Аның әйтүенчә, Гражданлык кодексының 575 статьясында, бәясе 3 меңнән артмаган гадәти бүләкләрдән тыш, педагогларга бүләк бирүне тыю билгеләнгән. Ә инде гадәти бүләккә чәчәк, кәнфит, чәй һәм каһвә җыелмалары керә.

Юрист шулай ук бүләк бәясенең генә түгел, бәлки әле максатының да әһәмияткә ия булуы турында кисәткән. Ата-ана шул рәвешле баласының укуы яки тәртибенә карата укытучының хәерхаһлыгына исәп тотса, бүләк ришвәт буларак каралырга мөмкин.

Шуңа күрә Соловьев кыйммәтле бүләкләргә тукталмаска киңәш иткән. Аның фикеренчә, Яңа ел сувенирлары, әйтик, чыршы уенчыклары бик яхшы игътибарлык билгесенә әйләнәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре