Газетага язылу

Табиб-кардиолог йөрәк-кан тамырларының халәтен бәяләргә нинди анализлар ярдәм итүен әйтте

Профессор, табиб-кардиолог Алексей Никитин йөрәк һәм кан тамырларының халәтен бәяләргә нинди анализлар ярдәм итүен әйтте.

Аның сүзләренчә, йөрәкнең халәтен шундук белү мөмкинлеге бирә торган бердәм анализ юк. Әмма берничә тикшеренү уздырып, йөрәк-кан тамырларының ни хәлдә булуын белергә мөмкин.

Табиб әйтүенчә, иң элек кандагы майлар дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлеге бирә торган липид профилен тикшерергә кирәк. Шул ук вакытта гомуми холестериннан, начар (ЛПНП) һәм яхшы (ЛПВП) холестериннан тыш, липопротеин – Lp(а)га торган саен күбрәк әһәмият бирелә. Монысы тумыштан килгән атеросклероз куркынычын чагылдыра, кешенең ничек яшәвенә, нинди гадәтләргә ия булуына бәйле түгел. Никитин нәкъ менә Lp(а)ның матдәләр алмашы һәм ялкынсыну күрсәткечләре белән бергә йөрәк-кан тамырлары авыруы куркынычы иң зур булган кешеләрне ачыклау мөмкинлеге биргәнлеген әйтә. Белгеч триглицерид һәм глюкоза анализларыннан чыгып исәпләнелә торган TуG индексын аерым атап үткән: монысы – кан тамырлары тузуның төп сәбәпләреннән берсе – матдәләр алмашының начар булу күрсәткече. Тагын бер мөһим төркем – ялкынсыну күрсәткечләре. С-реактив аксым яки һs-CRP чир куркынычын күрсәтеп кенә калмыйча, кешенең яше белән кан тамырларының ныклыгы арасында үзенчәлекле бер арадашчыга әйләнә. Бигрәк тә ир-атларда сизелә бу. Шулай ук  әлеге төркемгә канның гадәти гомуми анализыннан, мәсәлән, ЛПВПга нейтрофиллар яки ЛПВПга тромбоцитлардан чыгып исәпләргә мөмкин булган күрсәткечләр керә. Бу күрсәткечләр ялкынсыну дәрәҗәсен чагылдыра һәм алар кан тамырларының вакытыннан алданрак картаюына бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре