Газетага язылу

Илсур Һадиуллин Татарстанның 10 көллият педагогына торак сертификатлары тапшырды

Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 10 укытучысына торак сертификатлары тапшырды.

«Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән «Торак сертификаты» гранты булдырылды. Быел республиканың 350 педагогы берәр миллион сум алачак. Һәм алар арасында Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары да бар», – дип сөйләде журналистларга Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Бүген Казан төзелеш көллияте, Казан радиомеханика көллияте, кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте, Түбән Кама политехника көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, Арча педагогика көллияте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Буа ветеринария техникумы, Лениногорск нефть техникумы, Кукмара аграр көллияте педагоглары торак сертификаты алдылар.көллият.

Торак сертификатларын педагоглар быелдан ала. Ел саен алар 50 яшькә кадәрге һәм кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган укытучыларга һәм тәрбиячеләргә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм грант бирелгәннән соң биш ел Татарстан мәгариф учреждениеләрендә эшләү мәҗбүри.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре