Язын грипп белән чирләү куркынычы арта. Педиатр, поликлиника баш табибы Мария Чахнашвили «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә авыру йоктыру куркынычын ничек киметеп булуы турында сөйләп үткән.
Биредә сүз иң элек шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү: аеруча җәмәгать урыннарында булып кайтканнан соң кулларны сабын белән яхшылап юу яисә антисептик куллану турында бара.
«Тирәгездәге берәрсенең авырып китүен белсәгез, аның белән якыннан аралашмаска тырышыгыз. Аралашырга кирәк булса, һич тартынмыйча, битлек киеп куегыз», – дип өстәгән табиб.
Тагын бер кагыйдә – сәламәт тормыш рәвешен алып бару. Чахнашвили билгеләп үткәнчә, дөрес туклану, күп хәрәкәтләнү, әйбәт йоклау һәм стресстан качу гриппка гына түгел, бәлки башка инфекцияләргә дә юлны ябып куюга ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез