Белгеч йоклар алдыннан телефонны нинди режимга күчерергә кирәк булуын әйткән

Йоклар алдыннан смартфондагы интернетны сүндерергә яки аны авиарежимга күчерергә, гаджетны исә мендәр астына түгел, ә өстәл яки тумбага куярга кирәк. Бу хакта «РИА Новости» мобиль элемтә белгече Наталья Голицына сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, болай эшләгәндә, смартфон организмның тулы кыйммәтле ял итүенә комачауламаячак. Голицына сүзләренә караганда, бигрәк тә зарядкага куелган телефонны мендәр астында калдыру җитди куркыныч белән янарга мөмкин. Нык кызып (бигрәк тә зарядка җайланмасы үзенеке булмаса яки тышлыгы калын булса), янгын чыгуы бар чөнки.
Нурланышка килгәндә, белгеч әйтүенчә, заманча смартфоннарның нурланыш дәрәҗәсе бик аз. Шуңа күрә кешегә зыян китерә алмый. Барлык телефоннар тиешле таләпләргә туры килә. Хәтта телефоннан көнозын сөйләшкән очракта да нурланыш күрсәткече санитария нормасыннан йөзләрчә тапкыр азрак була.

Шунысы да бар: йоклар алдыннан социаль челтәрләр «актару» гадәте йокыны ачарга һәм йокыга талгач та ял сыйфатына кырын сугарга мөмкин, дип билгеләп үткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре