Тикшерү нәтиҗәләре исә онның сыйфаты кимүен күрсәткән. Әйтик, ондагы клейковина күләме 28 проценттан ким булырга тиеш түгел. Ләкин күп очракта тикшерү үрнәкләренең тиешле нормаларга туры килмәве ачыкланган. Шулай ук ипинең ачылыгы, тыгызлыгы да канәгатьләндермәгән очраклар күп булуын әйтте.
– Ягъни предприятиегә кайвакыт ГОСТка туры килә торган онны эшкәртергә туры килә. Ләкин ул ипи пешерү сыйфатының бик нык кимүенә китерә. Шуңа күрә аларга махсус кушылмалар өстәргә яки технологияләр кулланырга туры килә, – ди ул. – Бу – системалы проблема. Һәм беренче чиратта акчаны янга калдыру белән бәйле. Икмәк бәясе югары була алмый. Һәм, кызганычка, ипи бәясенә мондый сакчыл караш югары сыйфатлы он белән тәэмин итү өчен агротехнологияләрне үстерүгә комачаулый.
Болардан тыш, институт тикшергән оннарда консервантлар булуы ачыкланган. Билгеле инде, соңрак алар ипидә дә килеп чыга.
– Он тарта торган оешмалар анда төрле авырулар килеп чыкмасын өчен консервантлар өсти. Әгәр ул ипидә ачыкланса, әлбәттә, чыбыркы икмәк пешерүчегә эләгә. Озак саклану өчен төрелгән икмәктән тыш, тиз бозыла торган ризыкларга консервантлар кушылырга тиеш түгел, – ди Марина Костюченко.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез