Белгеч әйтүенчә, су тамчылары, линза кебек, кояш нурларын баш тиресенә тупларга мөмкин. Шул сәбәпле тән тиресе бик нык кибеп, чәчләргә зыян килә. Бигрәк тә – чәчнең ике якка аерып куелган «шәрә» урынына.
Икенчедән, җылылык алмашы бозыла. Юеш чәч, бик тиз җылынып, башта калган су “парник эффекты” барлыкка китерә. Бу исә җылы сугу куркынычын арттыра.
Моннан тыш башның юеш булуы кояш сугу ихтималын көчәйтә (бигрәк тә кояш бик көчле кыздырган вакытта – 11.00дән 16.00 сәгатькәчә баш киемсез йөргәндә). Аның беренче билгеләре – баш әйләнү, хәлсезләнү, укшыту. Мондый очракта табибка күренергә кирәк.
Белгеч кисәтеп әйткәнчә, кояш чәчнең сыйфатына кырын суга. Ультрашәмәхә нурлар чәчнең төп аксымын – кератинны җимерә. Шул сәбәпле, тизрәк сынучанга әйләнеп, коела башлый. Бигрәк тә – диңгез суында яки хлорлы бассейнда коенганнан соң.
Табиб чәчкә зыян китермәс өчен гади генә берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш иткән. Пляжда баш киеменнән – кепка, эшләпә, панама яки косынкадан йөрергә. Кояш күзенә чыкканчы, юеш чәчләрне фен белән киптерергә. Су коенганнан соң берникадәр вакытны күләгәдә уздырырга.
Шулай ук чәч өчен с UV-фильтрлы махсус спрей кулланырга мөмкин, дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез