Газетага язылу

Белгеч кайбер очракларда ябыгуның тизрәк картаюга китерүен аңлатты

Кайбер ризыклардан тулысынча баш тарту кешенең гадәттәгедән тизрәк картаюына китерә.

Эндокринолог-диетолог Инна Тихонова “Доктор Питер” хәбәрчесенә ни өчен углеводлардан баш тартырга ярамавын һәм кортизол гормонының нинди роль уйнавын аңлаткан, дип яза “Российская газета”.

Табиб әйтүенчә, кайберәүләр, ябыгырга ниятләп, шикәрдән һәм углеводлардан тулысынча баш тарта. Ләкин алар көтмәгәндә генә үзләренә зыян сала. Яшьрәк күренү урынына, киресенчә, картрак күренә башлыйлар: яңа җыерчыклары пәйда була, гомумән, организмдагы үзгәрешләре тышкы кыяфәтләрендә чагылыш таба башлый. Биредә эш гормоннарга бәйле. Организмда шикәр микъдары кимү белән бергә, инсулин күләме дә кими. Шул ук вакытта стресс гормоны – кортизол арта.

“Баш мие, ашау-эчүдә кытлык барлык килү сәбәпле, организмга хәтәр янавы турында сигнал ала. Ә стресс гормоны – кортизол коллаген һәм гиалурон кислотасын җимерү үзенчәлегенә ия”, – дип аныклап үткән белгеч. Бу исә тән тиресенең юкаруына, соргылтрак төскә керүенә китерә. Биттәге тән тиресе юка булганлыктан, үзгәрешләр шундук күренә – җыерчыклар күбәя. Шулай итеп, кеше картаебрак китә, алҗыганрак кыяфәткә керә, дип басым ясап әйткән белгеч. Кортизолны киметү өчен, углеводларны янә, әмма чамасын белеп кенә куллана башларга кирәк. Ягъни биредә сүз татлы ризыкларга ябырылу турында түгел,  бәлки шикәрне көненә 25-30грамм чамасы гына куллану турында бара. Табиб билгеләп үткәнчә, әйтик, бер стакан тәмле су эчүгә караганда, үзең пешергән балсызрак печенье ашау хәерлерәк. Зарарлы ризыклар исемлегенә шулай ук кибет сироплары, каплы соклар, колбаса эләккән. Ә менә яшелчә, җиләк-җимеш, ярма, кипкән җимеш, каты сортлы бодайдан җитештерелгән токмач иң яхшы углевод чыганаклары буларак атап үтелгән. Әмма шикәр чиренә бирешүчәнлек күзәтелгән очракта, туклануны үзгәрткәнче, табиб белән киңәшләшү кирәк, дигән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре