«Майлары бик аз гына күләмдә булган “тиз” углеводлардан спортчылар хәл җыю, көч өстәү өчен файдалана», – дип билгеләп үткән белгеч.
Диетолог сүзләренә караганда, бу тәм-томнар углеводларны тәүлегенә кирәкле күләмдә җыеп бетерүгә ярдәм итә, ә инде майсыз булулары хисабына алар тиз үзләштерелә.
Мисалга, гадәти зефир асылда йомырка агыннан, алма пюресы, шикәр комы һәм табигый куерткыч матдәләр – ашкайнатуга уңай йогынты ясардай агар-агар белән пектиннан тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез