Җәй йөрелгән автомобильләргә зур ихтыяҗ чоры санала, диде автосервислар челтәренең техник директоры Никита Родионов. Һәм машинаны кыйммәт сату юлларын тәкъдим итте.
«Автомобильнең уңай якларын күрсәтү өчен сатып алучы кебек уйларга кирәк. Мөгаен, бу рольдә кайчандыр сезнең дә булганыгыз бардыр. Машинага бәйле критерийларны исегезгә төшерегез һәм шул чек-исемлеккә таяныгыз», – дигән эксперт.
Машинаны сатар алдыннан комплекслы диагностикага барырга киңәш итә белгеч. Әгәр вак проблемалар ачыкланса, әйтик, маен, кайбер запчастьләрен алыштырырга кирәк булса, бу эшне эшләмәү хәерлерәк. Сатып алучы үзе үк тиз арада диагоностика узачак һәм үзе теләгәнчә ремонт ясатачак. Ә бу артык чыгымнар гына һәм машина бәясен дә арттырмаячак.
Кузовны, киресенчә, сатуга җентекләп әзерләү яхшырак икән: бәрелгән урыннарны буяу, өслекне полировкалау һәм балавыз белән эшкәртү кирәк, дип саный эксперт. Шулай ук салонда һәм багажникта чисталык урнаштырырга киңәш итә.
«Әгәр машина җитди юл-транспорт һәлакәтенә эләккән булса, бу фактны яшермичә, нинди детальләрнең алыштырылганын яки буялганын күрсәтү яхшырак. Барлык сатып алучылар да хәзерге көндә ун һәм унбиш еллык машиналарны бер генә кимчелексез дә табу кыен икәнен аңлыйлар», – дип нәтиҗә ясады эксперт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез