Газетага язылу

Белгеч ни өчен сирень чәчәкләре бәйләмен йокы бүлмәсенә куярга ярамавын аңлатты

Сирень чәчәк атты. Күпләребез аннан бихуш, чөнки бик матур, затлы гына түгел, бәлки тир-юньгә искитмәле дәрәҗәдә хуш исләр дә бөрки.

Ләкин сирень чәчәкләре бәйләмен вазага урнаштыру куркыныч белән дә янарга мөмкин. Белгечләр “Российская газета” хәбәрчесенә шуның сәбәпләрен аңлатып үткән.

Россия Хөкүмәтенең Финанс университеты профессоры Сергей Толкачев аңлатып үткәнчә, сирень яфраклары һәм чәчәкләрендә гликозид сирингин бар. “Әлеге матдәнең билгеле бер шартларда цианистый водород бүлеп чыгаруы бар. Ә ул зур күләмдә тупланса – агулы”, – дигән белгеч. Нутрициолог Виктория Кострова да шушы ук фикердә. “Сирень оча торган бик күп эфир майлары бүлеп чыгара һәм гликозид сирингиннан тора. Бүлмәдә бу матдәләр тиз тупланып, гаять көчле хуш ис катнашмасы барлыкка китерә. Ә ул нерв системасына тәэсир итә”, – дигән белгеч. Сиреньнең организмга тәэсирен еш кына аллергия белән бутыйлар.

“Шуңа ачыклык кертеп узу мөһим: чып-чын аллергия әллә кайдан пәйда булмый, ә башлыча нәселдән килә. Күпчелек кешеләрдә сиреньнән төчкерү, яшь агу һәм борын тыгылу – аллергия  түгел, бәлки оча торган матдәләрнең артык күп булуы сәбәпле лайласыман тышчаны ялкынсындыруы”, – дип билгеләп үткән нутрициолог. Аның әйтүенчә, сирень бәйләмен аеруча йокы бүлмәсендәге вазага урнаштырмау хәерле.

“Сиреньнең бик көчле исе ис рецепторлары һәм “тройничный” нерв тармаклары өчен өзлексез ярсыткыч кебек тәэсир итә. Нерв системасы артык күпкә киткән бу хуш  исләрне агулану белән янау кебек кабул итә. Организм, баш миен саклау өчен, кан тамырларын кыса, бу исә тукымаларда кислород җитмәүгә китерергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән Кострова. Аның сүзләренә караганда, кан тамырлары кысылу сәбәпле, йокыдан торганда бик нык баш авыртырга, укшытырга, йөздә шешенкелек барлыкка килергә, хәлсезлек тоелырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре