Газетага язылу

Белгеч нинди очракларда яшелчәнең файдасы күбрәк булуы турында сөйләде

Табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Наталья Денисова “KP.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сезонлы яшелчәдән максимум файда алу ысуллары турында сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, аны әзерләү рәвеше витаминнары саклануга һәм организмның кыйммәтле матдәләрен үзләштерүгә турыдан-туры йогынты ясый.

Наталья Денисова ташкабакны җәйге яшелчәләрдән иң файдалыларыннан берсе буларак атап үткән. Ул калийга, пектин һәм антиоксидантларга бай. Әмма дөрес әзерләмәгән очракта файдасы юкка чыгарга мөмкин. “Ташкабак майны губка кебек сеңдерә. Майны күп салып кыздыру, аеруча камырга әвәләп кыздыру барлык өстенлекләрен юкка чыгара”, – дип басым ясап әйткән диетолог.

Кишерне, киресенчә, пешереп ашау әйбәтрәк. Пешергәндә, бета-каротин бүленеп чыга һәм А витаминына әйләнә. Организм яхшырак үзләштерсен өчен аны аз гына май – мәсәлән, үсемлек мае, каймак яки табигый йогырт белән әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта, табиб искә төшереп үткәнчә, пешкән кишернең шикәре күбрәк була. “Диабеттан интегүчеләргә, матдәләр алмашы начар булган кешеләргә аны аксымлы продукт һәм файдалы майлар белән бергә әзерләү, үзен генә күп ашамау киңәш ителә”, – дип билгеләп үткән диетолог.

Татлы борыч та – файдалы. С, шулай ук В6 витаминнары, каротиноид һәм антиоксидантлар күләме буенча – лидерларның берсе. Наталья Денисова әйтүенчә, кызыл сортларында – организмны яман шештән саклаучы антиоксидантлары, яшелендә – К витамины күп. Шул ук вакытта яшелчәне  тышчасыннан чистартмыйча куллану киңәш ителә, чөнки барлык флавоноидлары шунда тупланган.

Ак күчәнле кәбестәгә килгәндә, табиб аны пешермичә ашарга яки сок әзерләргә киңәш иткән. Пешергәндә, ашказанының лайласыман тышчасын саклауга ярдәм итәрдәй U витамины таркала. Белгеч кыярны да кабыгыннан чистартмыйча ашарга кирәк булуын әйткән, чөнки кремний, молибден һәм башка файдалы матдәләре нәкъ менә кабыгында тупланган. Помидор исә чи килеш тә, пешереп тә файдалы. Пешергәч, ликопины – йөрәк һәм кан тамырлары өчен кирәкле антиоксидантлары күбрәк барлыкка килә.

Табиб сарымсак куллануга аерым тукталып үткән. Төп файдалы матдәләрен саклап калу өчен, ваклаганнан соң, яшелчәне шундук аш-суга өстәмәү, бәлки 5-10 минут тоту сорала, дигән ул. Шул ук вакытта белгеч чи сарымсакның кайберәүләр организмына ярамавын басым ясап әйткән. “Чи сарымсак ашказанында җәрәхәт, гастрит көчәйгәндә, хроник панкреатит һәм  холециститтан интегүчеләргә зыянлы, чөнки  ашказанының лайласыман тышчасын ярсыта”, – дип йомгак ясаган диетолог.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре