Газетага язылу

#ВсейСемьейНаВыборы фотобәйгесе кысаларында уйнатылган 23нче смартфонны отучы билгеле

Айсылу Хакимуллина #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе кысаларында уйнатылган 23нче iPhone 17 смартфонын отты. Җиңүчене телемарафон эфиры кысаларында очраклы рәвештә билгеләделәр.

«Иртәнге сәгать 9га бездә 85 121 катнашучы бар. Бу – бүген фотосурәтләрен төшереп өлгергәннәр, шулай ук узган ике көндә катнашканнар саны», – дип сөйләде телетапшырулар алып баручы Артур Кортес.

Очраклы саннар генераторы 6 315 номерын сайлады, ул Айсылу Хакимуллинага карый. Конкурс шартларының үтәлүен тикшергәннән соң, ул смартфон иясе булды.

Бүген оештыручылар тагын 10 iPhone 17 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле уйнатачак.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе уза. Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре