Газетага язылу

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урман һәм урман сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урман һәм урман сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Урман һәм урман сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Урман – ул без киләчәк буыннарга тапшыра торган җанлы мирас. Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннар, фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт!

Сезнең эшегез нәтиҗәсендә урманнар яңара, агач ресурслары арта, экологик тигезлек саклана.

Һөнәри бәйрәмегез белән! Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, игелекле эшегездә уңышлар телим!» – дип язды МАКС каналында һәм видео урнаштырды Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре