Октябрьдә 80 яше тулган россиялеләр, беренче тапкыр билгеләнгән I төркем инвалидлар, шулай ук аларның тәрбиясендә эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерлар ноябрьдә пенсияләренә өстәмә алачак. О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының К.Н.Гусов исемендәге хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты Регина Долотина РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, әлеге өстәмә октябрьдә 80 яшен тутыручы һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга түләнәчәк. Алар өчен билгеләнгән түләү икеләтә арта – район коэффициентларын исәпкә алмыйча, аена 19 169 сумга кадәр. Моннан тыш, беренче тапкыр I төркем инвалидлык билгеләгән гражданнар, шулай ук эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын караучы россиялеләр дә әлеге өстәмәне алачак.
Долотина ачыклык керткәнчә, 80 яшьтән узган кешеләргә аларны карау буенча автомат рәвештә ай саен 1 413 сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Дәүләт пенсионерларга бу акчаны алар сиделка хезмәтләре өчен түли, хуҗалык буенча ярдәмчеләр яллый яки башка көнкүреш ихтыяҗларын каплый алсын өчен бүлеп бирә.
Барлык тиешле түләүләр автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә гариза белән Социаль фондка мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. Шуны да истә тотарга кирәк: әгәр өлкән яшьтәге гражданин I төркем инвалид булу сәбәпле арттырылган фиксацияләнгән түләү ала икән, 80 яше тулгач аңа кабат өстәмә билгеләнми.
Эксперт сүзләренчә, өстәмә түләүләр хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары барлыкка килгән пенсионерлар өчен дә каралган. Айлык өстәмә түләү күләме турыдан-туры аларның санына бәйле.
Белгеч нәтиҗә ясап әйткәнчә, өлкән яшьтәге гражданин бер кеше өчен – 3 194 сум, ике кеше өчен - 6 389 сум, ә өч кеше өчен 9 584 сум өстәмә акча алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез