Россиядә шикәр җитмәү һәм аның бәясе арту өчен бернинди дә сәбәпләр юк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод хәбәр итте.
Моңа кадәр матбугат чаралары Россиядә 2025 ел ахырына кадәр шикәр бәясе 20% кадәр артырга мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта, бу продукт бәясенең артуына уңыш җитмәү сәбәп булып тора диелгән иде.
«2025 елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча, Россиядә шикәр чөгендеренең 46% мәйданы җыелды. Бу узган елдагыдан 61 мең гектарга күбрәк, ә продукция 2024 ел белән чагыштырганда 3,1 миллион тоннага артык. Быел шикәр чөгендеренең уңышы узган елдагыдан гектарына 16 центнерга күбрәк. Димәк, бездә шикәр чөгендере, ягъни шикәр өчен чимал күбрәк булачак. Мин шикәр җитмәү өчен бернинди дә сәбәп күрмим», – диде белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез