Хәзерге вакытта банкка өч айдан алты айга кадәр акча салу иң отышлысы булып тора. Финанс белгече Гаянэ Җамалиева “Прайм” аегнтлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
Аның әйтүенчә, өй айга кадәр акча салган очракта кайбер банкларда ставкалар 16-18 процентка җитә. Әмма вкладны озайтканда ставканың кимү ихтималы бар. Бигрәк тә Россия Банкы акча-кредит сәясәтен йомшарту, ягъни төп ставканы киметү юнәлешен дәвам иткән очракта.
 Ә менә бер елга һәм аннан күбрәкка салынган акча буенча процент ставкалары шактый ук ким. Банки.ру мәгълүматларына караганда, 12 августка мондый вкладлар буенча процент ставкасы –10 проценттан аз гына күбрәк.
Белгеч фикеренчә, иң әйбәте – акчаны өч айдан алты айга кадәр салу. Шул ук 12 август мәгълүматлары буенча, мондый кертем буенча уртача ставка 13,5 процент тәшкил итә. Инфляциядән зуррак күрсәткеч бу.
Җамалиева фаразына караганда, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы тагын 2-3 процентка кимергә мөмкин. Бу исә депозитлар буенча процент ставкаларының тагын да кимүенә китерәчәк. Шуңа күрә хәзер иң отышлысы – ярты елга кадәр вклад ачу. Шуннан соң инде яңа шартларда башка төрлесен эзләргә кирәк булачак.
Белгеч даими рәвештә проценлардан керем алуга өстенлек бирүчеләргә, акчасын берничә депозитка бүлеп, төрле срокларга – мәсәлән, 3, 6 һәм 12 айга салырга киңәш иткән. Болай эшләгәндә, процентлар ешрак алыначак һәм ставкалар кимегәндә дә процентлар буенча шактый ук акча керәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез