Белгеч су күрсәткечләрен вакытында бирмәгән очракта, ничек исәпләүләрен аңлатты

«Оныгым авырып киткәч, балаларым янына башка шәһәргә китеп бардым. Тиз генә әйләнеп кайтырмын дип, ачкычны беркемгә дә калдырмадым. Дөресрәге, бу хакта уйлап та тормадым. Тик озакка калырга туры килде. Шуңа күрә суның күпме кулланганлыгы турында күрсәткечләрне дә тапшыра алмадым. Аларны вакытында бирмәгәч, ничек исәплиләр икән?» – дип сорап мөрәҗәгать итте Сарманнан Вагыйзә Шәрәфиева. Сорауга җавапны юрист Булат Закиров бирде.

– Су күрсәткечләрен вакытында тапшыра алмасагыз, беренче өч айда торак идарәсе аны уртача айлык күрсәткечләрдән чыгып саный. Бу сан соңгы ярты елда түләнгән квитанцияләрдән чыгып исәпләнә. Инде дүртенче айда да бернинди хәбәр булмаса, сезне норматив буенча түләүгә күчерәләр. Гадәттә бу сан исәпләгеч буенча алынганнан шактый артык була. Счет-фактураны яңадан тәртипкә китерү өчен, өегезгә кайткач, исәпләгечләрдәге санны тапшырырга гына кирәк. Әмма өч айдан артык вакыт үткән булса, торак идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Бу очракта белгеч килеп, күрсәткечләрне контрольгә алырга һәм акт төзергә тиеш.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре